16+

Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР

Карбыз белән декабрь аенда да сыйланып була. Аны дөрес итеп саклаганда, әлбәттә.

Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР

Карбыз белән декабрь аенда да сыйланып була. Аны дөрес итеп саклаганда, әлбәттә.

Моның өчен калын кабыклы, бер җире дә ярылмаган, имгәнмәгән карбыз сайлап алабыз. Авырлыгы 4-5 килограмм булганына өстенлек бирегез.

Беренче ысул: гадәти балчыкны су белән кушабыз, масса каймак хәлендә булырга тиеш. Шуны карбызга 0,5 сантиметр калынлыкта сылыйбыз. Яхшылап киптерәбез дә сеткага салып, караңгы салкынча урынга элеп куябыз. Ашар алдыннан балчыкны юып төшерүнең бер авырлыгы да юк.

Икенче ысул: карбызга 1 сантиметр калынлыкта балавыз сылыйбыз. Эретелгән шәм дә ярый. Карбызны салам яки газета тутырылган әрҗәгә салып, караңгы салкынча урында саклыйбыз. Карбызны ара-тирә әйләндереп торабыз.
Дөрес итеп саклый алсагыз, Яңа ел табынында карбызыгыз да булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading