16+

Карлыган кайнатмасы әзерләүнең 3 төрле ЫСУЛЫ

1 рецепт: 6 стакан суга 14 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарасың. Шуңа 22 стакан карлыган кушып кайнатасың. Кайнау кергәч, 10 минут әкрен утта тотасың.

1 рецепт: 6 стакан суга 14 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарасың. Шуңа 22 стакан карлыган кушып кайнатасың. Кайнау кергәч, 10 минут әкрен утта тотасың.

Тагын 14 стакан шикәрне салып болгатасың да уттан аласың. Кайнатма суынганчы шикәре эресен өчен болгатып торасың. Суынгач, банкаларга тутырасың.

2 рецепт: 3 стакан суга 8 стакан шикәр комы салып кайнатырга куясың. Сиропка 11 стакан карлыган кушып, 15 минут кайнатасың да утын сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатасың. Банкаларга кайнар килеш тутырасың.

3 рецепт: 2 чашка карлыган һәм 2 әфлисунны ит тарткыч аша чыгарып, 4 чашка шикәр комы салып болгатасың да суыткычка туңдырырга куясың.
7 стакан карлыган, 3 банан, 1 әфлисунны ит тарткыч аша чыгарып, 3 стакан шикәр комы кушып болгатасың да суыткычка туңдырырга куясың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading