16+

Кастор маеның 1001 ФАЙДАСЫ

Кастор мае сөялләрне йомшарта, аяк табанындагы ярылган урынарны төзәтә.

Кастор маеның 1001 ФАЙДАСЫ

Кастор мае сөялләрне йомшарта, аяк табанындагы ярылган урынарны төзәтә.

Моның өчен йоклар алдыннан аякларыгызны җылы суга тыгып торыгыз һәм парланган тирегә кастор маен сылагыз. Төнгә аягыгызга оекбаш киеп куегыз.

Тырнакларыгыз сынучан булса, аларга шулай ук кастор мае сыларга кирәк.

Кер юганнан яки бакчада эшләгәннән соң кул тиресе кибеп китсә, кастор мае сылап, бармакча киегез.

Пигмент тапларны да кастор мае бетерә, аны көненә ике тапкыр куллану зарур.

Чәчләр өчен маска: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да полиэтилен шапка киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз.

Кастор мае керфекне үстерә. Мамыклы таякчыкны майга манып, шуны көнаралаш керфекләргә сөртегез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading