16+

Каты корттан ничек котылырга?

Каты корт (проволочник) белән туфрак өстендә кар китүгә үк көрәшә башларга кирәк.

Каты корт (проволочник) белән туфрак өстендә кар китүгә үк көрәшә башларга кирәк.

Корт күренгән урыннарга горчица сибегез. Гадәттә аны ­сидерат буларак кулланалар, әмма бу очракта горчицадагы эфир майлары каты кортның личинкаларын куркыта. Бәрәңге утыртканда, үсеп чыккан горчицаны җире белән бергә казыйлар. Бәрәңге саласы чокырчыкка горчица порошогын да сибеп калдырырга була. Әмма аны сак кулланыгыз, эфир майларының югары концентрациясе тамырларның барлыкка килүенә комачаулый.
Каты кортка каршы химик чаралар да куллана аласыз, әйтик, Землин, Метаризин, Провотокс препаратларын. Алардан да көчлерәкләрен кулланмаска киңәш итәбез, бәрәңге орлыгына үтеп керүләре бар.

Бәрәңге чәчәк атканда, каты корт тагын да активлаша. Бу вакытта туфракка ара-тирә бәрәңге кисәкләре күмеп куегыз. Аларны гел казып, личинкаларын алып торырга кирәк. Алдавыч җимне тиз генә табу өчен, бәрәңгегә калын тимерчыбык кадап куегыз.
Тагын бер ысул: көзен туфракта бер генә бәрәңге дә калдырмаска. Яз көне исә, бәрәңге чәчкәнче, берничә урында оячыкларга бәрәңге кисәкләрен салып куегыз. Ул урыннарны да билгеләп куегыз. Кортлар бу урынга азык эзләп киләчәк. Даими рәвештә казып, кортларны юк итеп торырга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X