16+

Катыкны да күп ашарга ярамый, аның нормасы күпме соң?

Ике мең еллык тарихы булган катыкны яратмаган кеше бармы икән?

Катыкны да күп ашарга ярамый, аның нормасы күпме соң?

Ике мең еллык тарихы булган катыкны яратмаган кеше бармы икән?

1,5-3 ай буена бер стакан катыкка бер аш кашыгы үсемлек мае болгатып эчсәгез, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәваларсыз, ди белгечләр.

Мондый катнашма эчү артерияләр һәм аортаны атеросклероздан дәваларга булыша. Аксым, май, органик кислоталар, минераль матдәләр һәм төрле витаминнарга бай катыкның яман шеш авыруына каршы тәэсирен дә ачыклаган япон галимнәре.

Алай гына да түгел, катык яшь калырга да, ябыгырга да ярдәм итә, иммунитетны да ныгыта. Чөнки ул ашкайнату процессларын яхшырта, эчәкләрне чистарта, дисбактериозга каршы көрәшә. Өстәвенә организмдагы артык суны чыгара һәм шешенүдән саклый, кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә. Бөерләрдә таш барлыкка килүдән дә саклый катык.

Аны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, җиләкләр, яшел тәмләткечләр белән бергә кулланганда, ябыгу процессы тагын да тизрәк булыр. Катыктан төрле коктейльләр, десертлар ясарга, салатларга кушарга мөмкин. Кич белән үзен генә дә эчәргә була. Катыкны даими куллану сөякләрне ныгыта, нерв системасын тынычландыра.

Ләкин истә тотыгыз: көненә ике стаканнан да артык катык эчәргә ярамый.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading