Шәһри Казан

Кавынны кабыгы белән ашый башлаганнар

Сез кавынның кабыгын ашаганыгыз бармы? Ашарга ярый икән ләбаса аны. Әмма бөтенесенекен дә түгел. «Мечта лентяя» (аны икенче төрле «Мечта сибарита» дип тә атыйлар) дигән яңа төр сортны, кабыгыннан чистартмыйча гына, гап-гади кыяр яки алма кебек кенә ашарга була ди. Һәвәскәр бакчачы Владислав Осипов әлеге кавынны инде ике ел үстереп...

- Бездәге һава шартларына яраклаша белгән, әллә ни көйсез булмаган берәр экзотик җимеш үстереп булмасмы икән дип, интернетта «казынып» утырганда, тиз өлгерә, шуның өстенә кабыгы белән ашала торган кавын турында белеп алдым. Аны утырту да, үстерү дә нәкъ кыярныкы кебек. Орлыкларын мартта яки апрельдә плас­тик стаканга утыртырга, утыртыр алдыннан марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Дымлы марляга төреп, үренте биргәнен көтәсе була. Кырау төшү куркынычы беткәч, ор­лыкларын ачык грунтка да утыртырга мөмкин, ул чакта инде соңрак өлгерәчәк. Әмма мин рассадасын өйдә үстереп, аннары гына бакчага чыгарып утыртырга киңәш итәр идем. Шунысын да истә тотыгыз: бу кавын башкалар кебек җирдә тәгәрәп үсми, аны помидор яки теплицадагы кыяр кебек бәйләп үстерәләр.

- Димәк, шул ук помидор кебек, җимешләре дә күп була?

- Һәр сабакта унар, аннан да күбрәк булырга мөмкин.

Реклама

- Орлыгын утыртканнан соң беренче уңышын күпме вакыттан соң бирә?

- Якынча кырык биш-­илле көннән. Әлеге сорт көзгә кадәр бирә җимешен.

Зурлыкларына килгәндә, Владислав әйтүенчә, алар бер зур алманы хәтерләтә. Авырлыгы якынча 250-300 грамм. Тәменә килгәндә, башка кавыннар кебек үк баллы, ди. Бу кавыннарны, кабыгы нәзек булганга, турап, орлыкларыннан чистартып утырыр­га да кирәкми, өзеп аласың да юып ашыйсың.

Фото:расставашка.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: