16+

Кайсы файдалырак: атланмаймы, спредмы?

Шундый бәяләргә сыйфатсыз продукт аласы килми. Атланмайны ялганнан ничек аерырга? Эре сәүдә челтәрләрендә ялган ак майны очрату сәеррәк кебек. Әмма зур контроль булуга да карамастан, фальсификатлар очрап тора.

Кайсы файдалырак: атланмаймы, спредмы?

Шундый бәяләргә сыйфатсыз продукт аласы килми. Атланмайны ялганнан ничек аерырга? Эре сәүдә челтәрләрендә ялган ак майны очрату сәеррәк кебек. Әмма зур контроль булуга да карамастан, фальсификатлар очрап тора.

Белгечләр фикеренчә, гадәти шартларда чын майның составын ялганыннан аерып булмый, диярлек. Моны лаборатория шартларында гына билгеләргә мөмкин. Әмма атланмайның 200 граммы 120 сумнан да аз икән – уйланырга җирлек бар. Акция белән май 108-110 сум торырга мөмкин. Шуннан да арзанракларын май дип ышанып алмасагыз да була.

Әгәр дә май кибеттәге суыткычта тора икән, аның тыгызлыгын тикшерегез. Атланмайның тыгызлыгы бер төрле булырга тиеш. (72 процентлысы 82 процентлыдан йомшаграк булуы ихтимал). Ә менә ялган майлар йә йомшаграк, яисә киресенчә, катырак булачак. Моны майны кискәндә дә күрергә мөмкин. Катырак майлы фальсификат ипигә авыр ягыла, тигез киселми, ярылып китә, валчыкларга ваклана. Бу атланмайга майга хас түгел.

Майның савытына игътибар итегез. Ялган продукт җитештерүчеләр, гадәттә, экономияли һәм арзанрак фольга куллана. Шуңа май савыты ертылган, бөгәрләнеп беткән булуы ихтимал. Гадәттә, ялган продукция зур булмаган җитештерүчеләр продукциясе арасында очрый. Эре заводлар да “ялгышкалый”.
Кибет киштәләрендә атланмайдан тыш маргарин һәм спредлар да очрый. Алар тәм ягыннан атланмайга бик охшаган, әмма бәяләре шактый арзан. Спред та, маргарин да үсемлек майлары кушып ясала. Моның өчен көнбагыш мае, пальма мае һәм рапс мае кулланыла.

Төрләре ягыннан алар үсемлек мае атланмай (составында 50 процентка кадәр атланмай була); атланмай үсемлек маена (атланмай 50 проценттан 95 процентка кадәр булырга мөмкин) бүленә.
Спредлар атланмайдан йомшак булулары белән аерылып тора.

Маргарин да үсемлек майлары кушылып ясала. Әмма кайчагында аларга балык мае, сөт яки сөт продуктлары да кушыла.
Майларның организмга зыянын трансмайлар белән бәйләп аңлаталар. Әмма 2018 елда кабул ителгән нормалар буенча алар спред һәм маргаринда 2 проценттан да артмый, ди белгечләр. Ә атланмайда алар табигый трансмайлар хисабына 8 процентка кадәр җитә һәм аларны бетереп булмый.
Атланмайдан аермалы буларак, спредта холестерин юк. Өстәвенә аларда баетылмаган май кислоталары бар. Андый кислоталар организм өчен бик файдалы.

Сөт ризыкларында иң файдалы элемент булган аксым спредларда да шул ук күләмдә сакланыла.
Атланмай Д витаминына бай. Ә спред Д, А, Е витаминнары һәм пробиотиклар белән баетыла. Бу аның туклыклылыгын бермә-бер арттыра, ди диетологлар.

Өстәвенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау максатыннан, спредларга фитостерин кушалар. Бу матдә ризыклардан холестеринны канга суырып чыгаруга каршы тора торган матдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading