Шәһри Казан

Үкчәгә басып булмый – шпоралар чыккан

Шпоралар диюгә, күпләрнең шунда ук кәефе кырыла һәм үкчәләренең авыртуы искә төшә. Үкчәдәге шпоралар (сөяктә чәнечке кебек үсентеләр барлыкка килү, алар, кагыйдә буларак, үкчә сөяге тирәсендә хасил була) бик күп кыенлыклар китерә - йөрүе кыенлаша, үкчәгә бөтенләй дә басып булмый башлый. Чынлыкта, кеше үзендә шпора булуын белмәскә-сизмәскә дә мөмкин. Авыртуга,...

Реклама

Шпоралар диюгә, күпләрнең шунда ук кәефе кырыла һәм үкчәләренең авыртуы искә төшә. Үкчәдәге шпоралар (сөяктә чәнечке кебек үсентеләр барлыкка килү, алар, кагыйдә буларак, үкчә сөяге тирәсендә хасил була) бик күп кыенлыклар китерә - йөрүе кыенлаша, үкчәгә бөтенләй дә басып булмый башлый. Чынлыкта, кеше үзендә шпора булуын белмәскә-сизмәскә дә мөмкин. Авыртуга, йөргәндә артык күп көч килеп, сеңерләрнең зәгыйфьләнүе сәбәпче булып тора. Баштарак авырту атлаган вакытта күзәтелә, бигрәк тә ул иртәнге якта көчле була. Аннан соң көн дәвамында авырту тына, әмма, кич җитүгә, янәдән көчәя. Вакыт үтү белән, авырту тотрыклы характер ала. Дөрес, бу башка авыруның билгеләре дә булырга мөмкин. Мәсәлән, умырткаара бүсер, артрит һ.б. Авыруны күз белән генә ачыклап булмый, аны бары рентген ясагач кына белергә мөмкин.
Атлап булмаса...
Йөргәндә үкчәгә басуы авыр икән, берничә киңәшне истә тотыгыз:
 авырлык үкчәгә төшмәсен өчен, табан астына биек булмаган валик куегыз;
 авыртуны киметер өчен, шпора астына көмеш фольга куеп йөрергә була.
Табиблар авыруның башлангыч чорында махсус олтыраклы (стелькалы) аяк киеме кияргә куша. Авыру көчәеп китсә, аякларга ял, тынычлык таләп ителә. Көндез салкын, кичен исә кайнар компресслар кую файдалы. Шпораларны хирургия ысулы ярдәмендә алдыру да әллә ни нәтиҗәле түгел, чөнки берникадәр вакыттан соң ул яңадан барлыкка килә һәм авыру тарихы янәдән кабатлана.
Үкчәгә шпоралар үсү артык килограммнары, умыртка баганасы авырулары булган кешеләргә, яссытабанлыларга, шулай ук үкчәләренә күп көч-басым китерә торган спортчыларга яный. Бу авырудан, нигездә, 40 яшьтән узган хатын-кызлар азаплана.
Халык чараларына мөрәҗәгать итсәк, түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер:
1. Оек яки оекның табан астына төелгән кызыл борыч салып, көне буе йөрсәң, үкчәдәге шпоралар бик тиз суырылып бетәчәк. Әлеге ысулны кулланып караган авырулар инде беренче көнне үк авыртуның кимүе турында әйтә.
2. Ярты тырнак сарымсакны кыргычта уып, шпораларга 3-4 сәгатькә бәйләп куярга. Әлеге процедураны шпоралар бөтенләй беткәнче кабатларга, әмма яндыра башласа, бу ысулны шунда ук туктатырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: