Шәһри Казан

Кефир эч

Сәламәтлегебезне ничек ныгытырга икәнлекне белү өчен, безгә Тибетта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар кырыс климат шартларында яши, яшелчә һәм җиләк-җимеш юк. Тибетлылар шуңа да сәламәтлекләрен кефир белән ныгыта. Кефирны бик күп еллар элек дәвалану чарасы буларак та кулланганнар. Аны Николай Iнең шәхси табибы Бадмаев та кулланган. Аныңча, ул аллергия авыруларын,...

Реклама

Сәламәтлегебезне ничек ныгытырга икәнлекне белү өчен, безгә Тибетта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар кырыс климат шартларында яши, яшелчә һәм җиләк-җимеш юк. Тибетлылар шуңа да сәламәтлекләрен кефир белән ныгыта. Кефирны бик күп еллар элек дәвалану чарасы буларак та кулланганнар. Аны Николай Iнең шәхси табибы Бадмаев та кулланган. Аныңча, ул аллергия авыруларын, гипертонияне һәм шикәр чирен дәвалаган. Без исә кефирның эчәклек микрофлорасын яхшыртуын беләбез. Тагын ул организмдагы токсиннарны чыгара. Кефирны бигрәк тә шикәр чиреннән интегүчеләргә эчәргә кирәк. Сезгә бер рецепт китерәбез: кефирны миксерда туглап, аның өстенә кыяр һәм редис уып салабыз, ваклап туралган теләсә нинди яшел тәмләткеч сибәбез. Бөтенесен бергә болгатып, көн дәвамында, ашыйсы килү теләге уянуга, эчеп куябыз.
Эчемлекнең файдалы үзлекләре дөрес итеп кулланганда гына күренә. Аны бүлмә температурасында булганын һәм ашыкмыйча, аз-аз итеп йотып кына эчәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: