16+

Кемгә нәрсә, кызларга – кызыл борыч...

Зодиак йолдызлыклары үзләренең астрологик энергияләрен кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә бирә. Дөрес сайлап алынган гөлләр исә гаиләгездә дә, эшегездә дә мөнәсәбәтләрне җайларга, гармониядә яшәргә һәм кәефегезне күтәрергә яр­дәм итәр.

Кемгә нәрсә, кызларга – кызыл борыч...

Зодиак йолдызлыклары үзләренең астрологик энергияләрен кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә бирә. Дөрес сайлап алынган гөлләр исә гаиләгездә дә, эшегездә дә мөнәсәбәтләрне җайларга, гармониядә яшәргә һәм кәефегезне күтәрергә яр­дәм итәр.

Төпле акыллы Кызларга кызыл борыч, физалис, бүл­мә помидорлары кебек җимешле культуралар туры килә.
Ягымлы Үлчәүләргә нык сабаклы, эре чәчәкле, ачык төстәге яфраклы гөлләр - зигокактус, камелия, гортензия «пар була» ала.
Серле Чаяннарга кактус, агава һәм эхмея тагын да ачылырга ярдәм итәчәк. Ә менә лимон, пальма, гиппеаструмга кызыгырга ки­рәк­ми.
Тормышны яратучы актив Укчыларга югарыга омтыла торган гөлләр туры килә. Әйтик, сансевьера (каенана теле), кливия.
Кәҗәмөгез гөлләре нык сабаклы, җитди формалы булуы, озак үсүе белән аерылып тора. Драцена, пальма һәм фикус гаиләдә психологик атмосфераны яхшыртырга, кара энергиядән чистартырга булыша.
Яңалыкка омтылучы Сукоярның бүлмәләрен абутилон (бүлмә өрәңгесе), пуансетия, колеус, калатея, фиттония кебек гөлләр бизәп торырга тиеш.
Балыкларга, әлбәттә инде, артык дымлылыкны ярата торган абага, папирусны сайларга тәкъдим итәбез.
Кучкарларга планеталар энәле һәм биек булып үсә торган чәчәкләр - роза, бегония, гусмания бүләк иткән.
Үгезбозауларга матур чәчәкле гөлләр: миләүшә, каланхоэ, глоксиния, бегония, примула бүләк итегез.
Гөл утыртканда Иге­зәк­ләр фикус, пальма, традесканциягә өстенлек бирсен.
Кысла судан башка яши алмый, шуңа да аларга итле яфраклы гөлләр: алоэ, акча гөле, каланхоэ, фуксия туры килә.
Арыслан йолдызлыгында туучылар белән Кояш идарә итә. Шуңа да аларга яктылыкны ярата торган яран, кала, кытай розасы, камелия үстерү бер дә комачауламас.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading