16+

Кер юганда ниләр кулланырга?

Хәзер кибетләрдә нинди генә кер юу чарасы сатылмый. Ә аларның кайсысы отышлырак? Шул сорауга җавап эзләп карыйк әле.

Кер юганда ниләр кулланырга?

Хәзер кибетләрдә нинди генә кер юу чарасы сатылмый. Ә аларның кайсысы отышлырак? Шул сорауга җавап эзләп карыйк әле.

Гадәти порошоклар. Аның составындагы компонентларның барысы да нәрсәдер өчен җавап бирә. Берсе суны катылыгын киметә, икенчесе тапларны бетерә, өченчесе юа торган компонентларны көчәйтә. Кайбер порошокларда исә артык күбекләндерүне булдырмый торган матдә дә бар икән. Тик алар барысы да тән тиресенә зыян китерә. Шуңа да кул белән юганда перчатка кияргә тырышыгыз. Экопорошоклар да сатыла. Аллергиядән җәфаланган, тән тиресе сизгер булганнар өчен яхшы вариант, чөнки аларның составында табигый - үсемлекне сыгып ясалган матдәләр бар. Тик табиб-дерматологлар аларны бөтенләй куркынычсыз түгел дип уйларга ашыкмаска куша. Бу матдәләрдән дә аллергия барлыкка килергә мөмкин. Экопорошок составында ароматизаторлар һәм буягычлар кушылмаган сабын бар. Яхшы чистартсын өчен сода да кушалар. Бер генә тискәре ягы бар, ул да булса, бәясе кыйммәт булуы. Шулай ук аларның куллану вакыты да тиз чыга.

Гельле капсулалар составында гадәти порошоктагы компонентлар бар. Аермасы – бу матдәләр сулыш алу юлларына эләкми. Кул тиресенә дәтәэсире юк. Шулай ук аларга кондиционер белән агарткыч (отбеливатель) та кушылган булырга мөмкин. Әмма кул белән юганда гельне кулланып булмый.
Сабын арзан да, куркынычсыз да. Терлек маеннан ясалганга, составында органик майлы кислоталар бар. Алар бер-берләреннән майлылык концентрациясе белән аерыла. Ул йә 40, яки 80 процент булырга мөмкин. Югары булган саен, азрак күбекләнә. Димәк, аны кер юу машинасында да кулланып була. Моның өчен сабынны угычта уарга кирәк. Тик гел куллану да зыянлы, машинада май утыра. Сабыннан аллергия барлыкка килми. Балалар киемен дә курыкмыйча юа аласың.

Сабын чикләвекләре. Табигый әйберләр куллану ягында булган кешеләр сабын чикләвекләренә өстенлек бирә. Аны машинаның үзенә салырга кирәк. Аллергия дә барлыкка китермиләр, теләсә кайсы киемне дә юарга ярый. Бу чикләвекләр Азия илләрендә сабынлы агачта үсә. Чынлыкта алар чикләвек түгел, җимеш. Составында су белән кушылган күбек барлыкка китерә торган сапониннар күп. Машина капчыгына биш чикләвек салып барабанга тыгып куясың да керләреңне саласың. Тик машинага юасы керләрне күп салырга ярамый.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading