Шәһри Казан

Кышкы курткаларны дөрес итеп юу буенча КИҢӘШЛӘР

Кер юу машинасында пуховикны ничек итеп дөрес юарга? Кыш көнендә иң актуаль сорауларның берсе бу.

Реклама

Пуховикны юар алдыннан, молниясен каптырып, эчке ягын әйләндереп куегыз. Әлеге өс киемен үзен генә юыгыз. Чын пуховиктан кер порошогы беркайчан да юылып бетми. Шуңа да сыек порошок кулланырга киңәш итәбез. Йоннары укмашмасын өчен, кер юу машинасында дүрт теннис шарын да әйләндерегез. Суның температурасы түбән булсын. Кимендә өч тапкыр чайкатыгыз. Пуховикны балконда киптерергә кирәк. Җылыту приборлары өстенә куя күрмәгез.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: