16+

Кесә телефонын чалбар кесәсендә йөртергә ярамый!

Кулланучылар хокукларын яклау идарәсе (Роспотребнадзор) кесә телефоныннан ничек дөрес кулланырга кирәклеген искә төшерә.

Кулланучылар хокукларын яклау идарәсе (Роспотребнадзор) кесә телефоныннан ничек дөрес кулланырга кирәклеген искә төшерә.

Шалтыраткан вакытта металл кысалы күзлекне салып куярга кирәк. Электромагнит кырының тәэсирен киметү өчен шулай эшләргә киңәш итә белгечләр.

Телефонны озак вакыт чалбар һәм күкрәк кесәсендә дә йөртмәскә кушалар.
Куркынычсызлык максатыннан, ике минуттан артыграк сөйләшергә кирәкми. Ике шалтырату арасында кимендә 15 минут вакыт узган булырга тиеш, ди.

Телефонны колакка якын китермәгез, 1 см ераклыкта торганда да баш миенә нурланыш тәэсире дүрт тапкырга кими икән. Шалтыраткан кешегез телефонны алганчыга кадәр аны колактан тагын да ераграк тотыгыз, чөнки иң көчле нурланыш шул вакытта була.
Йоклаган вакытта телефонны янәшә куя күрмәгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading