Шәһри Казан

Кочаклашу да дәвалый

Психологлар көнгә ким дигәндә - дүрт, ә тагын да яхшырагы - сигез тапкыр кочаклашырга киңәш итә. Һәм юкка гына түгел, кочаклашу дәвалау, кәефне күтәрү үзлекләренә ия.

Реклама

Белгечләр әйтүе буенча, кочаклашу:
- үзәк нерв системасы эшчәнлеген яхшырта,
- иммунитетны ныгыта;
- кандагы гемоглобин күләмен арттыра;
- кәефне күтәрә.
Казанның махсус үзәкләрендә дә авыруларны кочаклау һәм елмаюлар ярдәмендә дәвалыйлар. Көнчыгыш медицинасында кулланыла торган мондый ысул авыру белән уртак тел табарга булыша. Казанда бүгенге көндә мондый үзәкләр берничә. Монда һәр кешене мөлаем йөз, елмаю белән каршылыйлар, кочаклап алалар. Авыру да, билгеле, җавап йөзеннән елмая һәм борчулары турында да оныта. Мондый үзәкләрнең барлыкка килүенә инде күп еллар. Көнчыгыш медицинасы электән табиб белән авыру арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләргә нигезләнә. Мондый вакытта авыру да тизрәк һәм яхшырак дәвалана. Кочак җәеп каршы алганда, савыгу, тизрәк аякка басу теләге дә арта.
Әти-әниләргә дә балаларын ешрак кочакларга кушалар. Бу аларга акыл һәм физик яктан үсеш алырга ярдәм итә. Әти-әни назы эләкмәгән сабыйлар күп вакытта агрессив булып үсәләр, нәтиҗәдә, аларда психик тайпылышлар күзәтелергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: