16+

Коры шампунь нәрсә ул?

Чәчне юарга вакыт калмаганда яки аны юарга су булмаса, коры шампунь ярдәмгә килә. Кибетләрдә бу шампуньның күп төрен күрергә була.

Чәчне юарга вакыт калмаганда яки аны юарга су булмаса, коры шампунь ярдәмгә килә. Кибетләрдә бу шампуньның күп төрен күрергә була.

Ул гап-гади кершән (пудра) кебек, флаконда сатыла. Әлеге абсорбентлар тиренең маен үзенә сеңдерә һәм чәчтәге тузанны һәм пычракны ала. Коры шампуньны чәч төпләренә 15 см ераклыктан сиптерергә кирәк. Аны сиптергәннән соң, чәчкә акбур сипкән кебек була. Башта шампуньны 10 минут чәчтә тотыгыз, аннары  бармак очлары белән шампуньны чәчкә ышкыгыз һәм тарагыз. Акбур үзеннән-үзе коелып бетәчәк. Бетмәсә, сез шампуньны күп кулланган булып чыгасыз. Аэрозоль шампуньны фәкать коры чәчкә генә сиптерегез. Иң яхшысы аны чәчне юганның икенче көнендә сибү, ягъни ул бик чиста да, бик пычрак та булмасын. Бу шампуньны ике көн рәттән сиптерергә ярамый, ул гадәти шампуньны алыштыра алмый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading