16+

Кояштан сакланырга кирәк

Язгы кояш нурлары бар дөньяны иркәли башлады. Ә кояшның туры нурлары кеше өчен зарарлы икәнен беләбез. Тире никадәр юка булуына карап, ультрашәмәхә нурлар организмга шулкадәр ныграк тәэсир итә икән.

Кояштан сакланырга кирәк

Язгы кояш нурлары бар дөньяны иркәли башлады. Ә кояшның туры нурлары кеше өчен зарарлы икәнен беләбез. Тире никадәр юка булуына карап, ультрашәмәхә нурлар организмга шулкадәр ныграк тәэсир итә икән.

Без ничек кенә тырышсак та, кояштан качып булмый. Бу кирәк тә түгел, чөнки кояш нурлары Д витамины чыганагы. Ул тирегә дә, организмга да бик кирәк. 

Кояш белән дуслашуның бер ысулы – кояштан саклый торган кремнар. Аларны куллану буенча кагыйдәләр бар. Беренчедән, кояшта күпме вакыт үткәрүгә карап крем сайлап була. Иң уңайлысы – кояштан саклау күрсәткече 30га тигез булган продуктлар. Зарарлы нурлардан тулысынча саклану өчен крем сыларга киңәш ителә. Икенчедән, тиреләре юка кешеләр өчен кояштан саклану өчен лосьон яки спрей кулланырга кирәк. Өченчедән, макияж сөртер алдыннан кояштан саклану өчен крем түгел, ә махсус пудра куллану зарур.

Кояштан саклаучы кремнар турында мифлар да бик күп. Мәсәлән, крем аркасында сәламәтлек какшый һәм рак булдыручы күзәнәкләр барлыкка килә. Дермотолог һәм косметологлар фикеренчә, мондый косметик чаралар составында тимер яки титан түгел, ә аларның молекулалары гына бар. Крем кешенең тире катлавына зыян сала алмый. Тимер һәм титан молекулалары тире өстендә кала. 

Шунысын да истә тотырга кирәк, кояштан саклый торган кремнар сипкелләр һәм пигмент таплары белән көрәшми. Аларның барлыкка килүенә стресслы хәлләр, генетика һәм төрле авырулар зур  йогынты ясый. Кояштан саклаучы кремнарның төп максаты булып ультрашәмәхә нурлар белән көрәшү тора.

Илгизә Галиуллина әзерләде.
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading