16+

Кулларыннан гөлләр тама

Гөл куя торган киштәләр, урындык-өстәлләр дисеңме, тәрәзә рамнары, бизәкле гардиннар, берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас сувенирлар һ.б. - шофер-автослесарьның, Донбасс шахталарында эшләгән кешенең шундый матур әйберләр ясавына гаҗәпләнеп тә куясың башта. Сәләт шундый нәрсә инде ул: аны вакытында ача белсәң, ул синнән беркайчан да китми. Балтач районының Нөнәгәр авылында туып-үскән, бүгенге көндә...

Гөл куя торган киштәләр, урындык-өстәлләр дисеңме, тәрәзә рамнары, бизәкле гардиннар, берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас сувенирлар һ.б. - шофер-автослесарьның, Донбасс шахталарында эшләгән кешенең шундый матур әйберләр ясавына гаҗәпләнеп тә куясың башта.
Сәләт шундый нәрсә инде ул: аны вакытында ача белсәң, ул синнән беркайчан да китми. Балтач районының Нөнәгәр авылында туып-үскән, бүгенге көндә Шубан авылында гомер итүче Шәмсетдин Гайфиев инде кечкенә чагында ук әтисенең агачтан әйберләр ясавын бик озак карап утырырга яраткан. 8 нче сыйныфларда укыганда Шәмсетдин абый үзе дә, кулына эш коралларын тотып, агачтан төрле әйберләр ясый башлаган. Берара яраткан шөгыленә вакыты булмаса да, соңгы ун ел инде ул эш коралларын кулыннан да төшерми: иртә дими, кич дими - ясый да ясый. Ул ясаган җиһазларны авыл халкы, күрше-тирә дә мактап бетерә алмый. Мәдәният йортына, мәктәпкә дә матур эшләнмәләр ясап бирә ул. Гомумән, һәр нәрсәне сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп, бизәп куя алтын куллы оста. Шәмсетдин абыйның әйберләрен алыр өчен, якын-тирә шәһәрләрдән дә киләләр, заказ бирүчеләр дә күп. Иң мөһиме - агач остасы беркемне дә кабатламый, һәр әйберне, аның дизайнын үзе уйлап чыгара, бизәкләрне дә үзе төшерә. «Сәләтле кешеләр күп, ләкин аларны күрүчеләр генә юк, - дип борчыла Шәмсетдин абый. - Гади кешеләргә дә ярдәм булсын иде». Аның янына авыл малайлары да еш килә. Агач эше белән кызыксынучылар күп, ди ул.
Шәмсетдин абый яраткан бабай да әле, бүгенге көндә аның өч оныгы бар. «Берсе, мин эшләгәндә, гел янымда бөтерелеп йөри. Балалар да, сиңа охшаган, диләр. Киләчәктә минем эшемне ул дәвам итәр, Алла боерса», - дип сөенә оста куллы Шәмсетдин абый Гайфиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading