16+

Кунжут яшьлекне дә, гомерне дә озынайта

Борынгы Һиндстанда кунжут яшьлек һәм үлемсезлек символы булып тора. Хәзерге заман медицинасында ул Е витамины белән кальцийга бай булганга киң кулланыла.

Кунжут яшьлекне дә, гомерне дә озынайта

Борынгы Һиндстанда кунжут яшьлек һәм үлемсезлек символы булып тора. Хәзерге заман медицинасында ул Е витамины белән кальцийга бай булганга киң кулланыла.

Цинк белән фосфорга бай кунжут безне остеопороздан да саклый, чөнки әлеге микроэлементлар сөяк тукымасы төзелешендә катнаша.
Кунжут шулай ук тешләрне, тырнак һәм чәчләрне дә ныгыта.

Тагын бер файдалы үзлеге - эчәклекне чистарта.

Кунжуттан ясалган майны баш авыртканда чигә турысына сылау да яхшы нәтиҗә бирә, майга камфара, йә булмаса кардамон, яки корица өстәсәгез, тагын да яхшы.

Кунжут орлыгы хатын-кыз сәламәтлеге өчен дә файдалы, аны һәр көн берәр чәй кашыгы ашарга кирәк. Бу бигрәк тә 45 яшьтән узган ханымнарга киңәш ителә.

Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading