16+

Кузгалак ашы

Дача, бакча тирәләрендә ямь-яшел, йомшак яфраклы кузгалак калка, димәк, яшел щи, кузгалак пироглары пешерергә вакыт җитте, дигән сүз.

Кузгалак ашы

Дача, бакча тирәләрендә ямь-яшел, йомшак яфраклы кузгалак калка, димәк, яшел щи, кузгалак пироглары пешерергә вакыт җитте, дигән сүз.

Кузгалакны (щавель) чистартып, яфракларын салкын суда югач бераз киптерәләр, аннары, кайнар су белән юып, иләктә саркыталар да вак кына турыйлар яисә иттарткычтан чыгаралар.  Кайнап торган тозлы шулпага яисә суга кишер һәм бәрәңге турап салалар. Бәрәңге пешкәч, майда кыздырылган суган һәм туралган кузгалакны салып, ашны кайнатып чыгаралар. Ашны табынга кайнар килеш, өстенә вак кына итеп яшел суган турап, каймак салып бирәләр. Һәр кешегә берәр йомырка турап салсаң, аш тагын да тәмлерәк була. Ашны башкачарак та пешерергә мөмкин: кузгалакны салкын су белән яхшылап юып саркыткач, вак кына токмачлап турыйлар да, бәрәңге пешеп җиткәч, майда кыздырылган суган белән бергә салып, 3-5 минут кайнаталар.

1 өлеш шулпага: 250 г сөяк, 150 г кузгалак, 100 г бәрәңге, 20 г кишер, 20 г башлы суган, 30 г каймак, 10 г май, 1 йомырка, тоз, борыч кирәк.

Тәмле булсын!

Чыганак: http://kazanutlary.ru/news/author/list/1

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading