16+

Кычыткан тирене яшәртергә сәләтле

Кычыткан – витаминнар чыганагы, аның составында файдалы матдәләр бар. Кычыткан тирене яшәртергә, аны файдалы матдәләргә баетырга сәләтле.

Кычыткан тирене яшәртергә сәләтле

Кычыткан – витаминнар чыганагы, аның составында файдалы матдәләр бар. Кычыткан тирене яшәртергә, аны файдалы матдәләргә баетырга сәләтле.

Нормаль тире өчен мондый битлек ясыйлар:

1әр аш кашыгы вакланган кычыткан, җылы сөт һәм 1 йомырка сарысы алалар. Кычытканны сөткә салып 10 минут тоталар. Йомырка сарысын өстәп болгаталар һәм бит, муен тиресенә сөртәләр. 20 минуттан җылы су белән юып төшерәләр.
Битлек тирене тукландыра, йомшарта.
Тире коры булганда, 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагы, петрушка, 1 чәй кашыгы сөт алып болгаталар.
Катнашманы биткә сөртеп, өстенә салфетка һәм сөлге каплыйлар. 20 минуттан башта – җылы, аннары салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне дымландыра, бераз агарта һәм тирене витаминнарга баета.
Сулган тире өчен. 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан һәм бал алып болгаталар һәм бит, муен тиресенә сөртәләр. 20 минуттан салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне тукландыра, дымландыра, вак җыерчыкларны бетерә.
• Күп халыкларда кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи бик тәмле була.
• Бигрәк тә Кавказ халыкларында кычытканнан тәмле милли ашлар әзерләү киң таралган.
• Кычытканның яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алалар.
• Аны шулай ук медицинада, косметологиядә файдаланалар.

http://ilishmayak-t.rbsmi.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading