16+

Кышкы аяк киеме сайлаганда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

Иң беренче чиратта аның материалына игътибар итегез. Күн итекләр – иң чыдамлылары. Аларда аяк та тирләми.

Иң беренче чиратта аның материалына игътибар итегез. Күн итекләр – иң чыдамлылары. Аларда аяк та тирләми.

Күнне алыштыручы тукыма арзанрак, әлбәттә. Аның сыйфатлысы һәм сыйфатлы булмаганы бар. Ясалма күннән тегелгән сыйфатлы аяк киеме аласыз икән, ул озакка чыдый, аякны да тирләтми. Артык очсызлары, киресенчә, тирләтә һәм тиз туза. Замш аяк киемнәре нәзакәтле, матур, җыйнак, җылырак та, әмма аларны карап-чистартып тору мәшәкатьлерәк.

Эчендәге материалга килгәндә, аның табигый мех булуы шарт. Аяк киеменең табанына да игътибар итегез. Әгәр дә аның калынлыгы бер см дан кечкенәрәк икән, алмавыгыз хәерле, чөнки андый нечкә табан белән аягыгыз туңачак. Аларның резина яки полиуретан, яисә поливинилхлорид кебек материаллардан эшләнгәннәре яхшы. Бозлавыкта артык биек үкчәле итекләр белән йөрү дә җайсыз. Аның озынлыгы 5 см дан да артмасын.

Аяк киемен көннең икенче яртысында алыгыз, ул вакытта аяклар бераз шешенгән була.
Кышкы аяк киеме кысып торырга тиеш түгел, югыйсә аякларыгыз туңачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading