16+

Кытайча дөге белән йомырка

Кирәк булачак: 1 стакан пешкән дөге, 1 стакан яшел борчак (катырылган).

Кытайча дөге белән йомырка

Кирәк булачак: 1 стакан пешкән дөге, 1 стакан яшел борчак (катырылган).

4-5 шт чи йомырка, тәменчә соя соусы, яшел суган, кыздыру өчен үсемлек мае, су.

Бездә йомырка тәбәсе бик популяр булган кебек, Кытай халкы кызган дөге белән йомыркадан ясалган ризыкны яратып ашый. Бу ризыкны әзерләү өчен алдан пешерелгән дөге кирәк булачак. Кытайда аны кибеттән сатып алып та була. Шулай ук сарымсак өстәргә дә була яки гөмбә, төрле яшелчәләр, ит яки диңгез ризыклары да куша аласыз.

Йомырка белән су, соя соусын кушыгыз да, яхшылап туглагыз. Яшел борчак белән, туралган суган кыягын да өстәгез. Табада 3-4 минут тирәсе үсемлек маенда дөгене кыздырыгыз. Тугланган йомыркалы массаны салыгыз. Болгатып пешереп бетерегез. Таякчыклар белән тотып ашарлык ризык барлыкка киләчәк. Табынга яшел суган белән бизәп бирегез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: социаль челтәрләрдән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading