16+

Кыяр нәрсә ярата? Яхшы уңыш алуның бер сере

Үзегезгә саклап куегыз. Дусларыгызга да җибәрегез. Файдасы тими калмас.

Кыяр нәрсә ярата? Яхшы уңыш алуның бер сере

Үзегезгә саклап куегыз. Дусларыгызга да җибәрегез. Файдасы тими калмас.

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен, аны гел тукландырып торырга кирәк. Ул да, безнең кебек, ипи ашарга ярата. Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә су агызабыз һәм авыр әйбер белән каплап куябыз. Чиләкне җылы урынга куеп, бер атна тотабыз. Бер өлеш ипи суына өч өлеш су кушып, атнага бер тапкыр бер кыяр төбенә яртышар литр сибәбез. Катнашманы кыяр чәчәк ата башлап шиңгәнчегә кадәр сибәргә кирәк. 
Кыяр яфрагы саргайса, калий җитми дигән сүз. Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы көл салып, ике көн төнәтәбез. Суган кабыгы да булыша. Бер чиләк җылы суга бер стакан суган кабыгы салабыз да кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, уттан алабыз. Аннары ике сәгать төнәтеп, кыярның яфракларына сибәбез. 
Ончыл чык (мучнистая роса) булганда, ун литр суга 50 грамм сода һәм 50 грамм кер сабыны салып сибәргә була.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading