16+

Көз көне җимеш агачларына нәрсәләр сибәргә?

Җимеш агачларына корткычлар ияләшкән булса яки авыру билгеләре күренсә, уңышны җыеп алгач, махсус препаратлар белән эшкәртергә кирәк була. Түбәндә күрсәтелгән препаратларның берсен генә кулланырга!

Зелпе – Алатар, Алиот, Искра-М, Фуфанон-Нова.

Бакча җиләге – 1 процентлы бордо сыекчасы, Прогноз, Пропи-Плюс

Карлыган, крыжовник – Абига-Пик, Оксихом, Прогноз, Пропи Плюс (яфракларында таплар, кунык булса, вакытыннан алда күпләп коелса); Кинмикс, Инта-Вир, Искра, Фуфанон-Нова (корткычлар яфракларының җепселләренә кадәр кимергән, бөтәрләнеп беткән булса).

Кура җиләге – Пропи Плюс, Прогноз, КЭ (яфраклары һәм сабакларында таплар булса); Алатар, Алиот, Искра-М, Фуфанон-Нова (яшь ботаклары һәм яфраклары кибә).

Чия – Абига-Пик, Оксихом, Прогноз, Пропи-Плюс (яфракларында коңгырт таплар, иртә коела); Кинмикс, Инта-Вир, Искра (яфракларын корткыч бөҗәкләр ашаган).

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading