16+

Көзге үлән: кайсылары файдалы?

Көзен файдалы үләннәр калмый да кебек. Ләкин бакчада үскән үләннәрне кар яуганчы кисеп алырга була.

Көзге үлән: кайсылары файдалы?

Көзен файдалы үләннәр калмый да кебек. Ләкин бакчада үскән үләннәрне кар яуганчы кисеп алырга була.

Әйтик, мелисса, бөтнекле чәйләр невр системасын тынычландырырга ярдәм итә. Бакчаның яме булган календула гөленең (Пәйгамбәр тырнагы дип тә әйтәләр) сары чәчәкләренең файдасы турында күпләрегез беләдер. Аның чәчәкләре төрле эфир майларына, витаминнарга, калий, кальций, магний, тимергә бай. Тырнак гөлдән ясалган төнәтмәләрне үлекле яраларга, янган урыннарга сөртергә ярый. Ул шулай ук сулыш-тын алу органнары ялкынсынганда, авыз куышлыгы бозылганда файдалы. Гипертония, йөрәк авырулары, ашказаны авырулары булганда, табиб белән киңәшләшеп, дару буларак кулланырга мөмкин.
Ләкин каршылыклы яклары турында да онытмаска кирәк: йөкле хатыннарга, түбән кан басымы, ашказанында язва булганда эчәргә ярамый. Шулай ук тынычландыра торган үләннәр белән берьюлы куллану киңәш ителми.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading