16+

Май иснәп тә ябыгып була?!

Һиндстан белгечләре ябыгуның гаҗәеп ысулын ачканнар.

Һиндстан белгечләре ябыгуның гаҗәеп ысулын ачканнар.

Алар фикеренчә, ароматерапия ябыгуда бик нәтиҗәле. Артык авырлык белән интегүчеләргә нинди майлар кулланырга кирәклеген дә әйткәннәр. Алар бишәү икән.


Лимон мае. Ул организмнан токсиннарны чыгара, ашкайнатуга уңай йогынты ясый. Бу ис кәефне күтәрә һәм организмдагы май катламнарын "юкарта" һәм аннан котылырга ярдәм итә.

Лаванда мае. Аны иснәү стрессларга каршы торуда нәтиҗәле. Ул йокыны яхшырта һәм аппетитны баса.

Бөтнек мае. Ул да йокыны яхшырта һәм аппетитны баса.

Грейпфрут мае. Метаболизмны яхшырта. Аны эчкә массаж ясаганда куллансаң, билне бераз нечкәртергә мөмкин.

Имбирь мае. Аның исе бллы ризыклар ашыйсы килү теләген киметә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading