16+

«Ак чәчәкләр» бульварында хәйрия маркеты узачак

Җыелган акчалар көч кулланудан зыян күргән хатын-кызларга ярдәм итүгә тотылачак.

«Ак чәчәкләр» бульварында хәйрия маркеты узачак

Җыелган акчалар көч кулланудан зыян күргән хатын-кызларга ярдәм итүгә тотылачак.

Казанда 4 нче майда «Ак чәчәкләр» бульварындагы остаханә янында «Кочаклый торган маркет» хәйрия акциясе эшләячәк.
Биредә кием һәм аксессуарлар, шулай ук бизәү предметлары һәм китаплар сатып алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе.

Җыелган акчалар җенси көчләүгә дучар булган хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Лотос» төркеменә һәм гаиләдә көч куллану мәсьәләләре белән шөгыльләнүче «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәгенә юлланачак.

Маркет 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading