16+

Диспансеризация үтәргә килгән кеше чиратларда утырырга тиешме?

Бүген дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларындагы вазгыять төптән үзгәрде.

Диспансеризация үтәргә килгән кеше чиратларда утырырга тиешме?

Бүген дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларындагы вазгыять төптән үзгәрде.

Пациентларның төрлесе бар, әмма табиб һәрчак профессионал булып калырга тиеш, ди дәүләт медицина оешмасында хезмәт куйган Илүзә Камаева.
Дистә еллар элек бушлай медицина турында сүз чыкса, шунда ук күптән ремонт күрмичә кыршылып беткән диварлар, су буе чиратлар,  пациентка башын да күтәреп карамаган табиблар, кырлы-мырлы мөнәсәбәтле персонал күз алдына килә иде. Бүген исә дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларындагы вазгыять төптән үзгәрде. Күпчелек поликлиника-хастаханәләр тышкы ягы, эчке уңайлыклары ягыннан да, пациентларга булган мөнәсәбәт буенча да түләүле клиникалардан ким түгел. Барысы да ал да гөл түгел, бер төркем проблемалар әле дә бар, билгеле.  Казанның 21нче поликлиникасында терапия бүлеге мөдире Илүзә Камаева белән дәүләт оешмаларында медицина ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләштек.

-    Илүзә Фәрхулловна, дәүләт поликлиникасы дигәч, әле дә күз алдыбызга су буе чиратлар килә. Чынлыкта бүген дәүләт учреждениесендә вазгыять ниндирәк? 
-    Бүген дәүләт медицина оешмалары инде элеккеге кебек түгел. Хәзерге вакытта эшләү рәвеше үзгәреп килә, күп кенә эшебез компьютерлашкан. Электрон язылу системасы кертелгәч, чиратлардан шактый гына арына алдык. Пациентлар үзләре язылган вакытка гына килә. Ыгы-зыгылар үткәндә калды.

-    Табибларга электрон язылулар кертелде дибез дә, әмма урыннар чикле бит. Күп кенә очракта ике атна алдан язылып куярга кирәк. Шушы ике атна дәвамында кеше нишләргә тиеш?
-    Хәзерге вакытта поликлиникаларда тар белгечләр җитеп бетми. Кардиолог, невролог, гастроэнтеролог кебек белгечләргә аеруча кытлык күзәтелә. Шуңа күрә пациентларга бу белгечләргә эләгү өчен 2-3 атна көтәргә туры килә. Шушы вакыт эчендә без аларны анализлар бирергә юллыйбыз, кирәкле тикшеренүләрне узарга да вакытлары була. Тар белгеч кулына эләккәндә, аларның инде бар кирәкле анализлары кулларында дигән сүз.

-    Дәүләт учреждениесендә  эшләгән табиб регламент буенча бер пациентка күпме вакыт сарыф итә ала? Бу авыруга тиешлечә ярдәм күрсәтү өчен җитәрлекме?
-    Хәзерге вакытта терапевтка бер пациентны карау өчен 15 минут вакыт бирелә. Әлбәттә, бу бик аз. Пациентның зарын тыңлап, анамнез җыю, диагностика ясау һәм дәвалау билгеләү өчен регламентта каралган вакыт җитмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә авыр клиник очракларда кабул итү озаккарак сузылуы ихтимал. Әмма күп очракта табиб шушы аралыкка сыешырга тырыша. Чөнки аңа көн дәвамында шактый гына кешене кабул итеп өлгерергә кирәк. Пациент кабинет ишеген ачып кергәндә үк, табиб аның йөз-кыяфәтенә, йөрешенә, сулышына, кәефенә карап, аның хәлен бәяләргә тырыша. Тәҗрибәле табиб 50 процент очракта пациентка беренчел диагнозны шуннан чыгып ук куя ала.

-    Еш кына тар белгечләргә эләгәсең килсә, моны терапет аша гына башкарып була. Пациентның кирәкле табибка эләгү юлы ни өчен шулай катлауландырыла?
-    Бүгенге көндә, чыннан да, аерым тар белгечләргә терапевт аша гына язылып була. Бу диагностикадан дәвалау билгеләүгә кадәрге вакытны киметү өчен эшләнә. Чөнки күп кенә пациентлар үз авырулары турында төгәл белми. Алар үзләренә бер белгеч кирәк дип уйларга мөмкин, ә гамәлдә, бөтенләй башкасы кирәк булуы бар. Лор, офтальмолог, хирург, ортопедка гына язылу терапевт аша башкарылмый.

-    Дәүләт поликлиникасында эшләргә теләүчеләр аз дип зарланалар. Кадрлар мәсьәләсе никадәр кискен тора?
-    Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе күп кенә өлкәләрдә шактый катлаулы. Медицинада да, поликлиникада гына түгел, стационарда да, тиешле белгечләр җитеп бетми. Шулай да без бу юнәлештә даими эш алып барабыз. Соңгы елларда вәзгыять яхшыра бара.

-    Пациентлар белән эшләүдә иң катлаулысы нәрсә?
-    Пациентлар белән эшләүдә иң кыены – аларның күңеленә юл салу. Чөнки һәр пациент психо-эмоциональ яктан үзенчәлекле, һәркайсының үз холкы. Хискә бирелүчән кешеләр була, алар белән үзебезне тыныч тотарга, итәгатьлелек сакларга тырышабыз. Табиб та шундый ук кеше, билгеле. Аның да төрле чаклары, үзенең хис-кичерешләре булырга мөмкин, әмма ул, ни генә булмасын, профессионал булып калырга, үзен тиешенчә тотарга тиеш. Шуңа күрә һәр пациент белән аралашып, аларга диагнозлары, дәвалану ысуллары турында дөрес мәгълүмат бирү бурычын намуслы башкарырга тырышабыз.

-    Сәламәтлек ягыннан берни дә борчымаган кешегә табибка күренү кирәкме? Нинди ешлык белән?
-    Бер җире авыртмаган кешеләргә дә, әлбәттә, табибка күренеп торырга кирәк. Хәзерге вакытта безнең диспансеризация программасы гамәлдә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән алып, ел саен белгечләр тикшерүен узарга тиеш. Диспансеризация кысаларында һәр кеше билгеле бер анализлар тапшыра, иң киң таралган авыруларга тикшерелә. 

-    Кешеләр табибларда бушлай тикшеренү узу мөмкинлегеннән актив файдаланамы?
-    Кызганычка, күп кенә кешеләр диспансеризациянең кыйммәтен аңлап бетерми. Безнең чакыруларга колак салмаган, бу чараны “киләсе атнага”, “киләсе айга”, “киләсе елга” калдыручылар шактый. Ә бит бу ниндидер яшерен булган, хроник авыруларны, куркыныч факторларын ачыклауга юнәлтелгән бик шәп чара. Еш кына диспансеризациягә теләмичә генә килгән кешедә башлангыч стадиядә нинди дә авыру табылса, алар инде табибларга рәхмәт укый башлый. Чөнки чир иртә табылуы ул – бәхет, димәк, аны вакытында дәвалый башларга, кешенең гомер озынлыгын арттырырга мөмкин.

-    Диспансеризация үтәргә килгән кеше чиратларда утырырга тиешме? Бар белгечләрне үтүгә күпме вакыт таләп ителә?
-    Диспансеризация өчен бездә аерым кабинетлар каралган. Анкета тутыру, кан алу, терапевт, хатын-кызлар өчен гинеколог, ир-атлар өчен уролог кабул итүе – барысы да махсус билгеләнгән кабинетларда башкарыла. Бар белгечләрне үтү өчен нибары 30-40 минут вакыт таләп ителә. Шуңа күрә кешеләр чиратлардан курыкмасын, бирелгән мөмкинлектән файдалансын иде.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Камалова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading