Шәһри Казан

Минем табибым – мәче

Медицинада кызыклы бер юнәлеш бар: анималотерапия дип атала ул. Бу юнәлеш төрле авыруларны мәчеләр ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Мәчеләрнең авыруларны дәвалау сәләтенә ия булуларын табиблар инде XIX гасырның 70 нче елларында ук ачыклаган. Баксаң, мәченең энергетикасы кешенекенә бик якын икән. Дәвалауның нәтиҗәсе күп очракта йорт хайванының нинди төстә булуына нык...

Реклама

Медицинада кызыклы бер юнәлеш бар: анималотерапия дип атала ул. Бу юнәлеш төрле авыруларны мәчеләр ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Мәчеләрнең авыруларны дәвалау сәләтенә ия булуларын табиблар инде XIX гасырның 70 нче елларында ук ачыклаган. Баксаң, мәченең энергетикасы кешенекенә бик якын икән. Дәвалауның нәтиҗәсе күп очракта йорт хайванының нинди төстә булуына нык бәйләнгән. Кара мәчеләр хуҗаларын начар энергиядән коткаралар, аклары исә кеше авырган вакытта аңа җитмәгән энергия белән тулыландыралар. Сары мәчеләр уңай энергия җибәрсәләр, соры төстәге йомшаккайлар ак һәм кара мәчеләрнең мөмкинлекләренә ия. Шунысы ачыкланган: йорт хайванының тавышы сөякләрнең тыгызлыгын арттыра. Аннан соң төрле токым мәчеләре организмга төрлечә тәэсир итә икән:
1. Сфинкслар, коратлар һ.б. кыска йонлы яки бөтенләй йонсыз мәчеләр ашказаны-эчәклек тракты белән бәйле авыруларны, гастритны, бавыр, бөер, гинекология өлкәсе белән бәйле авыруларны дәвалый.
2. Себер, Норвегия, фарсы һ.б. озын йонлы мәчеләр иң яхшы психологлар һәм невропатологлар. Бу мәчеләрнең пациентлары - йокысызлыктан, депрессиядән интегүче кешеләр. Фарсы мәчеләре шулай ук буыннар авыруын һәм остеохондрозны да дәвалый.
3. Британия, кыска йонлы экзотик, салынкы колаклы Шотландия мәчеләре һ.б. - йөрәк авыруларын дәвалау өлкәсендә алдынгылар.
4. Гади, ишегалды мәчеләре: аларның дәвалау мөмкинлекләре кайбер очракта токымлы мәчеләргә караганда зуррак та. Ишегалды мәчеләренең энергетикасы - күп авырулардан дәва.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: