- Бакчаны карап торырга кирәк, уңышы да була. Аннары яңгырлары да явып үтә, шөкер, корылыкның да, гарасатларның да булганы юк әле, көнем бакчада уза инде, - ди әңгәмәдәшем.
Бакчадагы теге кечкенә йорт белән дә кызыксынам.
- Мунча ул, җәйге мунча, шундый кечкенә генә ясаттык үзебез. Кызым интернет аша тапты, 130 мең сумга Мари Элдан ясап китерделәр. Бик җайлы, миче дә әйбәт, ике-өч утын тыгасың да өлгерә. Тыштан карап торырга җыйнак кына үзе, ике-өч кеше рәхәтләнеп сыя эченә, - ди Клара түти.
Комментарийлар