16+

Мәрьям Миңнегуловадан тәмле камыр рецепты

Аш-су остасы, блогер Мәрьям Миңнегулова пирог камыры рецептын тәкъдим итә.

Мәрьям Миңнегуловадан тәмле камыр рецепты

Аш-су остасы, блогер Мәрьям Миңнегулова пирог камыры рецептын тәкъдим итә.

Ярты стакан җылы сөткә 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз салып, бер ун минут тотабыз да, 1 йомырка, ярты стаканга якын җылы көнбагыш мае, он салып камыр басабыз. Камырны пакетка салып, һава кермәслек итеп төреп, суыткычка кабарырга куябыз. Кабарып менгәч, пирогларны пешерәбез. 

Үземә бу рецепт ошады, сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Мае күп түгел, үзем дә иң элек күптер дип уйлаган идем, таман гына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading