Шәһри Казан

Нәрсә эчәсең?

Берәр җиләк-җимеш яки яшелчә согының файдасы турында сөйләп тору артык булыр. Тик шунысы да бар: сокны эчтең дә хәлең яхшырды, шуның белән вәссәлам дип уйлап, күпләр ялгыша. Ул файда китерсен өчен, бердән, яңа гына сыгылган булсын, икенчедән, аны даими эчәргә кирәк. Сокны эчәрсең эчүен, әмма, теге яки бу максатларда дөрес...

Реклама

Берәр җиләк-җимеш яки яшелчә согының файдасы турында сөйләп тору артык булыр. Тик шунысы да бар: сокны эчтең дә хәлең яхшырды, шуның белән вәссәлам дип уйлап, күпләр ялгыша. Ул файда китерсен өчен, бердән, яңа гына сыгылган булсын, икенчедән, аны даими эчәргә кирәк. Сокны эчәрсең эчүен, әмма, теге яки бу максатларда дөрес куллану өчен, аның ничек, күпме өлеш ясалуын да истә тотарга кирәк.
Вирусларга каршы: ике алма һәм бер әфлисун.
Йокыны яхшырта торган: ике алма һәм бер груша.
Канны чистарта торган: өч алма һәм сигез бакча җиләге.
Ашказаны җәрәхәтенә каршы: 1/2 помидор, 100 гр кәбестә, ике сельдерей сабагы.
Эчәклекне чистарта торган: ике кишер, 1/2 кыяр, 1/2 чөгендер.
Холестерин күләмен киметә торган: биш кишер, 1/2 алма, бер имбир кисәге, бер тәлгәш петрушка.
Ашкайнату процессын яхшырту өчен: алты кишер, җиде шпинат яфрагы, 100 гр кәбестә.
Хәл кертүче: дүрт кишер, бер сельдерей сабагы, бер спаржа.
Энергия бирә торган: алты кишер, аз гына петрушка.
Картаю процессын кисәтә торган: сельдерей, карбыз, кишер һәм петрушка.
Остеопорозны кисәтү максатыннан: кишер, кәбестә һәм брокколи.
Артритны кисәтү максатыннан: кәбестә һәм сельдерей.
Целлюлитка каршы: алма, ананас һәм имбир.
Диетологлар бер стакан сокны иртән, төшке аш вакытында яки ризык кабул итү арасындагы тәнәфесләрдә эчәргә киңәш итә. Әмма аны атнасына өч тапкырдан да артыграк эчәргә ярамый. Кайбер диетологлар исә сокка бүрттергән бодай бөртекләрен яки җитен орлыгын да салырга тәкъдим итә. Бүрттергән бодай дисбактериозны кисәтә, В һәм Е витаминнарына бай. Бүрттергән җитен орлыгында исә Омега-3, Омега-6 һәм Омега-9 майлы кислоталар бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: