Кирәк булачак: 200 гр урман чикләвеге (фундук), 100 гр җир чикләвеге (арахис), 2 аш кашыгы зәйтүн йә көнбагыш мае, 35 гр какао, 40 гр бал (балы җитмәсә, бераз тагын өстәгез), 250-300 гр сөт.
Иң элек чикләвекләрне юып, кыздырдым (көйдермәгез). Кабыкларыннан чистартып, блендерда әйләндердем. Минем блендерның егәре көчле. Кызса, ял иттереп әйләндерегез. Сыек массага әйләнгәч, барлык тиешле әйберләрне салып әйләндерәбез. Сөтне берьюлы салып бетермәгез. Әз-әзләп салып карагыз, бик сыек булып китмәсен. Артык куе да итмәгез, суыткычка куйгач куера.
Зөлфия Мифтахетдинова-Ягфарова,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар