Кайвакыт үзебезне күтәрә алмастай авыр хис итәбез. Бу авырлыктан котылу мөмкинлеге дә бар икән. Барыбыз да организмыбызда зарарлы матдәләр җыелганын яхшы белә. Менә шул кирәкмәгән әйберләрдән безне шушы түбәндәге продуктлар коткарачак.
Лимон бавыр эшчәнлеген яхшырта, канны чистарта, организмдагы токсиннарны чыгара.
Чөгендер бавыр һәм үт куыгындагы токсиннарны чыгарырга да ярдәм итә. Составындагы клетчатка ашказаны эшчәнлеген яхшырта.
Алма клетчатка белән туклыклы матдәләргә бай. Пектин тәнебездәге авыр металларны һәм азык-төлек кушылмаларын чыгара.
Яшел тәмләткечләрдә хлорофил күп. Ул организмнан авыр металларны, токсиннарны, гербицидлар һәм пестицидларны чыгарырга ярдәм итә. Суган кыягы, петрушка, укроп, кыяр, сельдерей сабаклары, брокколи, соя, бодай - болар барысы да организм өчен бик кирәк. Алар канны, чистартып кына калмыйча, кислород белән дә тәэмин итә.
Сарымсак - вируслардан иң көчле корал. Ул организм эчендә булган ялкынсынуларны, бактерияләрне бетерә, ашказаныннан бавырга килгән зарарлы матдәләрне чыгару өчен төрле ферментлар барлыкка китерә.
Диңгез суүсемнәре антиоксидантларга бик бай. Алар исә организмдагы канны чистарта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Альгин кислотасы (альгиновая кислота) ашказанындагы токсиннарны чыгарырга сәләтле. Су асты үсемлекләрендә шулай ук бик күп минераль матдәләр дә бар. Диңгез кәбестәсе (ламинарий) хлор, калий, натрий, магний, кремний, фосфор, йод, кальций, тимер, цинк, марганец һ.б. файдалы матдәләргә бай.
Яшел чәйнең иң яхшы антиоксидант булуын һәрберебез белә. Составындагы катехин бавыр эшчәнлеген яхшырта. Яшел чәй тәнне саф, яшь килеш саклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар