16+

Өстәл күрмәгән, димәсеннәр (этикет кагыйдәләре)

Табын артына утырудан алып, өстәл яныннан торып китүнең дә үз кагыйдәләре бар икәнен ишетеп-беләсездер инде.

Табын артына утырудан алып, өстәл яныннан торып китүнең дә үз кагыйдәләре бар икәнен ишетеп-беләсездер инде.

Әгәр дә хуҗаның кунакларны өстәл янына утырту буенча төгәл планы юк икән, кунаклар хуҗа кеше утырырга урын тәкъдим иткәнче басып торырга тиеш. Традиция буенча, хуҗа кеше түргә утыра. Мәртәбәле кунаклар аның янына утыртыла. Ә балалар һәм яшьләр капма-каршы якка утыра.
Хатын-кызлар яшьләре һәм социаль статусларына бәйле булмыйча, өстәлгә беренче булып утыртыла. Аларга урындык тәкъдим итү дә тәрбиялелек билгесе санала.
Барлык кунаклар урыннарына утырып, беренче ризыклар чыгарылган кына өстәлдәге ризыкларны ашарга тотынырга мөмкин. Әгәр дә бәйрәм ресторанда уза икән, ул очракта официант барлык кунакларга да ризык чыгаруын көтәргә кирәк.
Аннан соң чыгарылган ризыкларны башкаларга биргәннәрен көтмичә дә ашый башларга ярый.
Өстәл артына соңга калучыларны күп дигәндә 20 минут көтәләр. Шуннан да күбрәк вакытка соңарган кунак килгәч башта гафу үтенергә (соңга калу сәбәпләре хакында сөйләп тору мәҗбүри түгел!) һәм үз урынына утырырга тиеш.
Ашаганда өстәл янында артык тавышлар чыгармаска тырышыгыз. Авызны “чәпелдәтеп” ашау, приборлар белән тавышлар чыгару матур күренеш түгел.
Терсәкләрегезне өстәлгә куймагыз, тәлинкәләрне яисә бокалларны төртеп төшерүегез бар. Өстәлдә кул чуклары гына булырга тиеш.
Өстәлнең икенче башында торган ризыкка үрелү дә тәрбиясезлек билгесе санала. Ризыкка якынрак утырган кешедән сорап алу хәерлерәк.
Өстәлдәге тәлинкәләргә куелган ризык кисәкләренең иң яхшысын сайлап алырга ярамый. Үзегезгә якынрак яткан кисәкне алыгыз.
Шәрабны бокалның яртысын гына тутырып салалар. Гадәт буенча спиртлы эчемлекләрне ир-атлар үзләренең сул ягында утырган хатын-кызларга сала.
Ашап бетергәннән соң өстәл артыннан тиз генә торып китү матур түгел. Өстәл артында утырганнар белән аралашуыгызны дәвам итәргә кирәк. Әгәр дә инде вакытыгыз тар булып, тиз генә китәргә кирәк булса, бу хакта хуҗага хәбәр итәргә һәм гафу үтенергә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading