16+

Өйдә туңдырма ясау ЫСУЛЫ

Туңдырма яратучыларга бер бик тәмле рецептым бар. Тиз, җайлы эшләнелә, балачактагы туңдырма тәмнәре килә.

Өйдә туңдырма ясау ЫСУЛЫ

Туңдырма яратучыларга бер бик тәмле рецептым бар. Тиз, җайлы эшләнелә, балачактагы туңдырма тәмнәре килә.

Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора. Чикләвекләр, җиләк-җимешләр, шоколад, карамель өстәп, тәмен үзгәртә аласыз. Аларсыз гына да искитмәле тәмле була.

Ингредиентлары:

  • 500 мл 33 процентлы каймак (сливки)
  • 200 гр куертылган сөт (сгущенка)
  • 2 гр ванилин

Каймакка ванилин салып, миксер белән куерганчы күпертәбез. Куергач куертылган сөт салып, 30 секунд кабат болгатабыз. Контейнерларга тутырып морозильникка катырырга куябыз. Катнашма яхшы кабарсын өчен, бер сере бар. Каймак та, миксерның венчигы, болгата торган савыты да салкын булырга тиеш. Бик аз да болгатмагыз, бик күп тә. Күп болгатсаң, мае аерыла башлый. Куерып китеп, миксер артыннан рәсем ясалып кала башлагач туктагыз. Кашыкка алсагыз, әйләндергәч кашыктан төшмәскә тиеш.

Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова, Казан
       

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading