Шәһри Казан

Пессимистның – ашказаны, куркакның бөере авырта

Медицинада психосоматика дигән юнәлеш бар. Ул кешегә хас сыйфатларның авырулар белән бәйлелеген өйрәнә. Психологларның күбесе сәламәтлек кешенең характерына бәйле булуы турында әйтә. Белгечләр фикере буенча, авыруларның сәбәбе менә нәрсәдә икән...

Реклама

*Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең еш кына ашказаны белән проблемалары була. Андыйларның башлары да еш авырта.
*Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.
*Оялчан кешеләрдә инсульт очраклары күп очрый, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә. Мондыйлар гел үз эчләренә бикләнеп йөри, яңа кешеләр белән сирәк таныша. Шуңа күрә, таныш булмаган кеше белән очрашу алар өчен стресс булып тора.
*Чынбарлыктан качарга теләүчеләрнең күп вакытта күзләре һәм колаклары авырта.
*Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.
*Аралашучан, хисчән кешеләр күпчелек авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар үзләренең проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыга.
*Саран кешеләрнең башлары еш авырта, инсульт очраклары күп күзәтелә.
*Куркак кешеләрнең бөерләре авырта.
*Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә, алар арасында таза кешеләр күп була.
*Игътибар, мәхәббәт җитмәсә, кеше хис-кичерешләрен үз эчендә тотса, йөрәк авырта.
*Юк, дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар да тыңлаучы кешеләр артриттан азаплана.
*Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләрнең эчләре ката.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: