16+

Резина итек: кайсында булмый тишек?

Резина итекләрнең хәзер нинди генә төсе, төре юк.

Резина итек: кайсында булмый тишек?

Резина итекләрнең хәзер нинди генә төсе, төре юк.

Совет чорында яз һәм көз айларында алыштыргысыз саналган бу аяк киемен каучуктан ясаганнар. Әмма алар, заманча материалдан ясалган итекләргә караганда, вакыт узу белән кибә. Ярыйсы ук авыр, шуңа да аякларны тиз арыта. Салкында каучуктан ясалган итекләр ярыла һәм аякка су үтәргә мөмкин. Әмма мондый итекләр юлга сипкән тоз катнашмалары, майлар, төрле химик матдәләрдән “курыкмый”. Шуңа да кайбер һөнәр ияләре өчен андый резин итекләр алыштыргысыз аяк киеме санала. 

ПВХдан (поли-винил-хлорид) тартмалар, линолиум гына түгел  итекләр дә җитештерәләр. 
ПВХ-итекләр ныграк һәм күпкә җиңелрәк. Температура үзгәрешләре дә зур зыян салмый. Мондый итекләр бербөтен, ягъни тоташкан урыны бер генә. Димәк, ярылып китү куркынычы да азрак. 

ПВХ итек кечерәк булган очракта аны бераз зурайтып була. Өстәвенә, бу материалны төрле төсләргә буярга мөмкин, димәк төсләр ассортименты да баерак.”Минусы” – майлар, химикатларга бирешүендә.  
Силикон итекләрне дә төрле матур төсләргә манып ясарга мөмкин. 

Алар аякка сыланып тора. Нәзек балтырлы кешеләр өчен бу аеруча да уңайлы. Сыгылмалы, җайлы, җиңеллеге белән дә башка материалдан эшләнелгән итекләрдән аерылалар. Әмма силикон тырнала, тиз тишелә, каты кояш астында төсләре саргаерга мөмкин.

Балаларга резина итекне көннәр буе кигезеп йөрергә ярамый. Беренчедән, резина итекләрдә аяк суламый. Икенчедән, алар аяк формасын алмый, ягъни анатомик формада түгел. Шуңа да 3 яшькә кадәр балаларга резина итек кимәскә киңәш ителә. Алар урынына су үткәрми торган мембраналы ботинка сайлау отышлырак булачак.

Итекнең табаны киң булсын. Андый итек кигәч бала аягына йөк тигез төшәчәк. Табанның биеклегенә дә игътибар итәргә кирәк. Биегрәк табанга өстенлек биргәндә, баланың аягы өшемәячәк, чөнки җирдән күтәрелеп тора.
Балага йөрергә уңайлы булсын өчен сыгылмалы табанлы итек алыгыз.

Итекнең алды түгәрәк һәм бераз күтәрелеп торырга тиеш. Мондый итек баланың аягын җәрәхәтләнүдән саклаячак.
Резина итекне кигәч, аякка кысан булмасын. Җылы оекбаш белән киерлек бушлык калырга тиеш. Әгәр дә итек кысып тора икән, аны алмау хәерле. Чөнки ярылып китүе ихтимал.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading