16+

Рифат Фәттаховның әнисеннән телеңне йотарлык «Мишәр пәрәмәчләре» РЕЦЕПТЫ (ВИДЕО)

Камыр өчен: 0,5 л сөт, 1-2 йомырка, 50 гр май (сугым мае булса яхшырак), 10 гр коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 800 гр он (якынча)

Рифат Фәттаховның әнисеннән телеңне йотарлык «Мишәр пәрәмәчләре» РЕЦЕПТЫ (ВИДЕО)

Камыр өчен: 0,5 л сөт, 1-2 йомырка, 50 гр май (сугым мае булса яхшырак), 10 гр коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 800 гр он (якынча)

Эчлек өчен: 700 гр сугым ите (сыер ите дә ярый), 1-2 баш суган, тәменчә тоз, борыч
Барлык ингредиентларны кушып камыр басабыз. Ул кабарган арада (30 минут) иттән фарш ясыйбыз, суганны бик вак итеп турап, фаршка кушабыз. Тозлап-борычлап бик яхшылап болгатабыз.
Камырны вак кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәябез. Диаметры якынча 8-10 см булырга тиеш. Түгәрәк уртасына 50-60 гр чамасы эчлек салып чыгабыз. Матурлап бөрәбез.

Пәрәмәчләребез яртылаш күмелерлек итеп, табага үсемлек мае салабыз. Кызган майга пәрәмәчләрне тезеп, әкрен утта һәр ягын якынча 3-5 минут кыздырабыз.
Пәрәмәчләр әзер!

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хәерле көннәр! Кемнең данлыклы МИШӘР ПӘРӘМӘЧЛӘРЕННӘН авыз иткәне бар? Телеңне йотарлык , дамы?? Безнең продюсер @r_fattakhov_ әнисе, хатыны һәм сеңлесе белән бергәләп махсус сезнең өчен шул пәрәмәчләрне пешерде! Рецепты белән бүлешәбез: ?Камыр өчен: 0,5л сөт, 1-2 йомырка, 50г. май(сугым мае булса яхшырак), 10г. коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонпз, 800 г. он (якынча) ?Эчлек өчен: 700 г. сугым ите(сыер ите дә ярый), 1-2 баш суган, тәменчә тоз,борыч. Барлык ингридиентларны кушып камыр басабыз.Ул кабарган арада (30 мин) иттән фарш ясыйбыз,суганны бик вак итеп турап фаршка кушабыз.Тозлап-борычлап бик яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер! Камырны вак кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәябез.Диаметры якынча 8-10см.Бу түгәрәкләр уртасына 50-60 г.чамасы эчлек салып чыгабыз.Матурлап бөрәбез. Пәрәмәчләребез яртылаш күмелерлек итеп табага үсемлек мае салабыз.Инде кызган майга гына перемәчләрне тезеп әкрен утта һәр ягын якынча 3-5 минут кыздырабыз. Пәрәмәчләр әзер! Сүз уңаеннан, барчагызны да халыкара пешекчеләр көне белән! ??‍? #вагаповфест #секретытатарскойкухни #рецепты #нижгар #рифатфаттахов #мишэрлэрем #азатабитов #фирдэвескэй

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ашасы килэ!

    Мөһим

    loading