Шәһри Казан

«Ризык ашыкканны яратмый»

«Тәмле булсын апа» исемен алган Резидә ХӨСӘЕНОВАны белмәгән хуҗабикә юктыр. Иртәнге «Хәерле иртә!» тапшыруының «Тәмле булсын!» сәхифәсендә ул үзен кул астындагы ризыклардан тиз генә әзерләнә торган, берсеннән-берсе тәмле ризык рецептлары белән яраттырды. Бер караганда, Резидә ханым барыбыз да пешерә торган шул ук ит яки бәрәңгедән, йә булмаса балыктан гап-гади ризык...

Резидә ханымның үзе әйтүенчә, ризык әзерләгәндә ул фантазиясен эшкә җигеп, иҗади яктан якын килеп эшли. «Мин рецептларны интернеттан өйрәнеп утырмыйм. Аларны үз тәҗрибәмнән чыгып ясыйм. Суыткычны ачам да нәрсә барлыгын карыйм. Шул булган нәрсәләрдән генә берәр ризык уйлап чыгарам. Ризык әзерләгәндә үземә рәхәтлек алам, җырлап та җибәрәм, кәефем дә гел күтәренке була», ди пешекче. «Ни өчен нәкъ менә пешекче һөнәрен сайладыгыз?» - дигән соравыма да ул: «Кечкенәдән әзерләргә ярата идем. Гаиләбез зур булды. Әни өч көнгә бер тапкыр бер чиләк су белән камыр куеп, җидешәр ипи сала иде. Гел аның янында кайнаштым. Шуңа да кая укырга барыйм икән дип уйлап та тормадым. Баштан ук шулай хәл иткән идем. Кооператив техникумында укыдым. Гомер буе аш-су янында, башка эшне тапшырсалар, эшли дә алмам кебек», - ди «Тәмле булсын апа».
- Резидә апа, рецептларыгызны туплап, китап чыгарырга теләгегез юкмы?
- Кулинария турындагы китап өстендә эшлим. Өч йөз биттән торган, 140 рецептны үз эченә алган, татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган китап булачак ул. Исемен дә «Тәмле булсын!» дип куярга уйлап торам.
- Игътибар иткәнегез бармы икән? Бер үк рецепт буенча пешерелгән ризык та төрле кешенең төрлечә килеп чыга. Сез моны ничек аңлатасыз?
- Сүзләрегез белән килешәм. «Кулы тәмле» дигән гыйбарә дә юктан гына килеп чыкмаган инде ул. Кул үзенекен ала. Тик шулай да ризык әзерләгәндә мин, ашыкмаска кирәк, дим. Ризык ашыкканны яратмый. Кулыңны юып, башыңа яулык бәйләп, бисмиллаңны әйтеп, бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, ризык тәмле килеп чыга. Ходай үзе дә булышып тора ул. Тозы да артык салынмый, төбе дә көйми, камыры да уңа.
- Күбесенчә ризыкларны нинди иттән әзерлисез?
- Соңгы вакытта күркә итенә өстенлек бирә башладым. Гаиләм әфлисун маринадында әзерләнгән күркә итен яратып ашый.
- Аның ничек әзерләнгәнен дә әйтегез инде.
- Маринад өчен 1 әфлисун, 1 чәй кашыгы бал, 1 тырнак сарымсак, тоз, борыч кирәк була. Әфлисунның кабыгын вак угычта уабыз, ә согын сыгып, бал, тоз, борыч кушабыз, изелгән сарымсак өстибез. Барысын болгатып, маринад әзерлибез. 200 гр күркә ите түшен юка телемнәргә кисеп, махсус чүкеч белән төябез. Маринадка салып, 20 минутка суыткычка куябыз. Аннары майлы табада ике яклап кыздырабыз да өстенә маринадын агызып, 2-3 минут томалап пешерәбез. Табынга чыгарганда салат яфракларына куеп, зәйтүн җимеше белән бизибез.
- Соңгы вакытта күпләр бәрән итен ашамый башлады. Аның исен яратмыйлар. Ул истән котылу өчен нәрсә эшлисез?
- Бәрән итенә күп итеп яшел тәмләткеч салам. Лайм согын сыгам. Шулай ук аның исен кинза да ала.
- «Тәмле булсын!» тапшыруында Сез бервакыт иткә әфлисун кабыгын уып салдыгыз?
- Соңгы вакытта иткә әфлисун кабыгын куша башладым шул. Аны кыздырганда да яки шашлык әзерләгәндә дә вак угычтан уып салам. Бердән, әфлисунның бөтен витамины кабыгында. Ә икенчедән, ул иткә ниндидер бер тәм кертә, андый ризык хуш исле дә була.
- Тапшыруыгызга әйләнеп кайтсак, Сез анда күбесенчә җиңел генә әзерләнә торган ризыклар тәкъдим итәсез. Шуларның берсе белән безне дә таныштырыгыз әле.
- Минем яратып ясый торган салат рецептым бар. Аны Коръән ашларында да ясый башладым. Әбиләр дә бик ошата. Салат өчен виноград, алма, ысланган тавык түше, сельдерей сабагы һәм майонез кирәк. Ингредиентларның барысын да шакмаклап турыйбыз да майонез салып болгатабыз. Мондый салат тәмле дә була, бик тиз дә эшләнә.
- Резидә апа, камыр ризыкларыгыз күпереп пешә, бәлки, серен әйтерсез?
- Аның бернинди дә сере юк. Мин камырга разрыхлитель салам. Ул камырга көч кертә. Аннары камырны 5-10 минут кына кабартам. Элек әниләр аны озаклап әчетеп тота иде. Алай иткәндә аның әче тәме килә. Өчпочмакны әче камырдан пешерәм. Лимон пирогы өчен дә әче камыр яхшы. Гомумән, чүпрәле камыр яхшырак, ул аны йомшарта, шуңа тиз генә катып та китми.
- Камыр ризыклары турында сөйләгәч, гөбәдия ашыйсы килеп китте. Сез гөбәдия камырын ничек әзерлисез?
- Камырга 1 стакан сөт, 2 аш кашыгы каймак, тоз, шикәр комы, 20 гр чүпрә салып, яхшылап болгатам. Он өстим дә, бераз тоткач, 100 гр маргарин салам. Маргаринны бүлмә темперурасында гына эретәм. Катырак итеп камыр басам. Камыр кулга ябышмасын өчен, 1-2 аш кашыгы сыек май да салырга ярый. Камыр бераз күтәрелә башлагач, 200-250 гр камыр алып, аны табага җәеп салам. Эчлек тутырам. 150 гр камырны алып бәлеш өсте ясыйм. Эчлек өчен йөзем, кара җимеш, күрәгә, дөге, шикәр комы салып болгатам. Иң аска корт, аның өстенә дөгеле-җимешле катнашма, ә иң өскә күкәй уып салам. 200-250 гр атланмай эретеп сибәм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: