16+

Салат ясаганда истә тотарга кирәкле 8 КИҢӘШ

Салат ясаганда, салкын һәм җылы продуктларны бергә кушмагыз. Суынганын көтеп торыгыз. Алай иткәндә, салат тиз бозылмый.

Салат ясаганда, салкын һәм җылы продуктларны бергә кушмагыз. Суынганын көтеп торыгыз. Алай иткәндә, салат тиз бозылмый.

Яшелчә салатына тозны иң соңыннан сибегез, югыйсә аларның согы тиз чыга.

Тәмләткечләрне газ плитәсеннән ераграк булган коры урында саклагыз.

Бөртекле тәмләткечләрне кулланыр алдыннан гына изегез.

Дәфнә яфрагын ашта калдырмагыз, ашта озак торса, аның тәме бозыла.

Иске бәрәңгене пешергәндә, суга бер кашык аш серкәсе һәм ике-өч тырнак сарымсак һәм дәфнә яфрагы салыгыз.

Тозлы кәбестә салатына алма урынына әфлисун яки мандарин телемнәре салыгыз.

Чүпрәле камырга угычтан уылган пешкән салкын бәрәңге салсагыз, камырыгыз йомшак булыр, кабарып торыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading