16+

Салатка дигән яшел тәмләткечләрне пычак белән урамагыз

Борщ пешергәндә чи чөгендер кулланыгыз. Аны уып, майда кыздырыгыз.

Борщ пешергәндә чи чөгендер кулланыгыз. Аны уып, майда кыздырыгыз.

Балык кыздырганда, тиресе табага ябышмасын өчен, таба төбенә ризык пешергәндә кулланыла торган пергамент кәгазен куеп калдырыгыз. Өстен майлагыз.

Чөгендерне кабыгыннан чистартып пешерсәгез, озаграк пешә. Кабыгы белән исә тизрәк пешеп чыгачак.

Бәрәңге боламыгына сөт урынына каймак белән йомырка сарысы салсагыз, тәмле һәм йомшак булачак.

Кайнатма шикәрләнмәсен дисәгез, кайнату азагында бераз гына лимон кислотасы кушарга була.

Укроп, петрушка, кинзаларны кул белән генә өзгәләргә кирәк. Пычак белән тураган вакытта эфир майлары тиз чыгып бетәчәк. Салатка салганчы, алар хуш исен югалта язачак.

Винегретка үсемлек мае гына түгел, кыяр тозлыгын да салсагыз, тәмлерәк була. 3 өлеш үсемлек маена 1 өлеш тозлык, бераз гына гәрчич, кара борыч салыгыз.

Тун астындагы сельдь салаты тәмле булсын өчен, балык өстенә вак угычта сыер мае уып салыгыз.

Койка (холодец) шулпасы үтә күренмәле булсын өчен, ит пешкән беренче суны түгәргә кирәк. Сөякләрне тагын бер кат юып, пешерергә куясы.

Урман гөмбәсен кыздырганда, тозны иң ахырдан сибегез.

Бавыр йомшак һәм тәмле булып пешсен дисәгез, аны әзерләр алдыннан ярты сәгать йә сөттә, яки томат согында тотыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading