16+

Салкын су белән кыяр тозлау

Кышка әзерләнәбез.

Салкын су белән кыяр тозлау

Кышка әзерләнәбез.

Соңгы дүрт елда шушы рецепт белән ябам: агармый да, атмый да. Кемдер аш серкәсе күп дияр, бәлки, бәхәсләшмим. Берничә банка тозлап карагыз, аннары үзегез хәл итәрсез.
Ваграк кыярларны юып, башларын кисәргә. Мин 1,5 литрлы банкаларга тозлыйм. Банка төбенә 2-3 баш укроп, 3-4 бөртек кара борыч, 2-3 тырнак сарымсак саласың да, кыярларны тутырасың.

Тозлык: 7 чынаяк суык су, 1 чынаяк шикәр комы, 2 аш кашыгы өеп тоз, 1 чынаяк 9 процентлы аш серкәсе. Тоз, шикәр комы эреп беткәнче болгатасы да банкага кыярлар өстенә саласы.
Банкаларны су мунчасына утыртып, кайнап чыккач, 12-15 минут тотасы. Артып китә күрмәсен. Калай капкач белән каплыйсы. Чиста итеп юылган банкаларны һәм капкачларны стерильләштерәсе дә юк.

Гөлсинә Зыятдинова,
Кукмара, Олы Сәрдек.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт рецепт очен. Быел мин дэ шул рецепт бн яптым. Бик жайлы, мэшэкэте аз. Ашап карадык бик тэмле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чынаяк нәрсә ул?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чынаяк нэрсэ була ул

        Мөһим

        loading