16+

Салкын тигәндә «Хлорофиллипт» булыша

«Хлорофиллипт» фитопрепаратының микробларны һәм ялкынсынуны бетерүе турында күбебез белә.

Салкын тигәндә «Хлорофиллипт» булыша

«Хлорофиллипт» фитопрепаратының микробларны һәм ялкынсынуны бетерүе турында күбебез белә.

Аның составындагы эвкалипт медицинада табигый антибиотик буларак билгеле. «Хлорофиллипт»та исә эвкалиптның яфраклары сыгынтысы һәм спирт яки май кулланыла. Бу препаратның спирт кушылганы да, май белән ясалганы да бар, спрей һәм дару төймәләре формасында да сатыла. Тамак авыртканда, фарингит булганда, салкын тигәндә, бер аш кашыгы спиртлы эремәне бер стакан җылы суга салыгыз. Шул катнашма белән тамакны көненә 4-5 тапкыр чайкатыгыз. Ангина, тонзиллит борчыса, атна буе, көненә өчәр тапкыр, май белән ясалган эремәгә манылган мамыкны миндальсыман бизләрне ышкыгыз.

Салкын тигәндә, борын тыгылганда, мамыкны майлы эремәгә манып, 10-15 минутка борын тишекләренә тыгып торыгыз. Бу процедураны сәламәтләнгәнче кабатлагыз.
Биткә бетчә чыкса, шуңа спиртлы эремәгә манылган мамыкны куеп тор.
Стоматит, герпес булганда, казналар ялкынсынганда, бер стакан җылы суга бер чәй кашыгы сода белән бер чәй кашыгы «Хлорофиллипт»ның спиртлы эремәсен салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң шуның белән авызыгызны чайкатыгыз. Герпесны шул ук спиртлы эремә белән яндырып була.
«Хлорофиллипт»ны косметологиядә дә кулланалар. Бер аш кашыгы ак балчыкка (каолин) су салып (каймак сыман куелыкта булганчы), аңа дүрт тамчы «Хлорофиллипт»ның майлы эремәсен тамызып, яхшылап болгатабыз. Шуны биткә 15 минутка сылап куябыз. Соңыннан җылы су белән юып төшерәбез дә, дымландыргыч крем сөртеп куябыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading