Шәһри Казан

Шешенүдән кыяр булыша

Кайвакыт иртән торасың да бөтен җир шешенгән була. Шешенү ул - организмда сыеклык күп җыелган дигән сүз. Артык сыеклыкны чыгарырга биш продукт ярдәмгә килә. Шулар арасында беренче урында - кыяр. Хәзер аның иң күп вакыты. Шуңа күрә кыярны көндәлек туклану рационына кертү авырлыклар тудырмый. Сельдерей һәм петрушка да организмнан сыеклыкны...

Кайвакыт иртән торасың да бөтен җир шешенгән була. Шешенү ул - организмда сыеклык күп җыелган дигән сүз. Артык сыеклыкны чыгарырга биш продукт ярдәмгә килә.
Шулар арасында беренче урында - кыяр. Хәзер аның иң күп вакыты. Шуңа күрә кыярны көндәлек туклану рационына кертү авырлыклар тудырмый.
Сельдерей һәм петрушка да организмнан сыеклыкны чыгару үзлегенә ия.
Җылы якларда гына үссә дә, манго да шешенүдән бик файдалы. Мангоның йомшагында югары микъдарда сыеклык һәм минераль матдәләр күп. Шуңа күрә ул артык сыеклыкны чыгарырга булыша һәм матдәләр алмашын яхшырта.
Шешенүдән файдалы булган тагын бер ризык - нарат җиләге.

Реклама

Кыяр, петрушка һәм сельдерейдан коктейль
3 кыяр, 1 бәйләм сельдерей, 1 бәйләм петрушканы блендер белән болгатыгыз һәм эчегез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: