Шәһри Казан

Шомырт пирогы пешерү ЫСУЛЫ

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа инстаграмдагы битендә шомырт пирогының рецептын куйган.

Камыр:
200 гр сыер мае яки маргарин, 1 йомырка, 100 гр сөт, 20 гр шикәр комы, 20 гр чүпрә, чамалап тоз, кирәгенчә он

Барысын бергә болгатып, җылы урынга күперергә куярга.

Реклама

Эчлек: 400 гр шомырт, 2 алма, 3 аш кашыгы шикәр комы

Шомыртны 4-5 тапкыр иттарткычтан (мин кул иттарткычыннан чыгардым) чыгарырга, шуңа тәмле алманы угычтан уып, шикәр комы салып, ут остендэ әзрәк пешереп алырга. Эчлек әзер.
Эчлек өсте: 2 йомырка, 250 гр каймак, 250 гр куертылган сөт, әстерхан чикләвеге
Йомырканы миксер белән күпертергә, шуңа каймак белән куертылган сөтне салып болгатырга, бераз миксер белән күпертеп алырга.

Камыр кабаргач (ул әллә ни күтәрелми), җәеп, табага салырга, шуңа әзер шомырт эчлеген җәяргә, аның өстенә эчлек өстен агызып, әстерхан чикләвеге тезеп матурларга. Чикләвекне ваклап сибәргә дә була. Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: