Шәһри Казан

"Шәһри Казан"нан файдалы киңәшләр

Бармак озынлыгы сезнең турыда нәрсәләр сөйли? A) Имән бармак атсыз бармактан кечкенәрәк. Мондый бармак ияләре белән аралашу рәхәт, тәвәккәлләр, проблемаларны тиз һәм җиңел хәл итәләр, кешенең хәленә керә беләләр. Алардан яхшы инженер, галим чыга. B) Имән бармак атсыз бармактан озынрак. Алар тынычлык яраталар, үз-үзләренә ышаналар, юк-барга борчыганнарын сөймиләр. Бу кешеләр...

Бармак озынлыгы сезнең турыда нәрсәләр сөйли?
A) Имән бармак атсыз бармактан кечкенәрәк. Мондый бармак ияләре белән аралашу рәхәт, тәвәккәлләр, проблемаларны тиз һәм җиңел хәл итәләр, кешенең хәленә керә беләләр. Алардан яхшы инженер, галим чыга.
B) Имән бармак атсыз бармактан озынрак. Алар тынычлык яраталар, үз-үзләренә ышаналар, юк-барга борчыганнарын сөймиләр. Бу кешеләр беренче булып адым ясамый, шулай игътибарны бәяли беләләр.
C) Имән бармак белән атсыз бармак бертөсле. Мондый кеше­ләр бәхәсләшергә яратмый, сабырлар, бөтен кеше белән дә бертигез аралашалар. Тугрылар, үз эшләренә бирелгәннәр.
Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска:
Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төплә­ренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз.
Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен дигәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.
Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз. Желатины бүртеп чыккач, аңа бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерәсез.
Кулларыгызга да маска ясап алыгыз. Савытка бер тамчы йод, бер аш кашыгы бал, шуның кадәр үк кастор мае һәм бер чәй кашыгы вазелин салып болгатасыз да кул тиресенә сылыйсыз. 30-40 минуттан дымлы салфетка белән сөртеп аласыз.
Бакчачы почмагы
Күкәй кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен күкәй кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез.
Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә ун литр су агызып, өч атна төнәтәсез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибәсез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре, талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына ун литр су салып, ике сәгать төнәтәсез дә үсемлекләргә сибәсез.
Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен тозлы эремә ярдәмгә килә. Ул томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретәсез. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора.
Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.
Хуҗабикәгә
Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.
Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.
Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.
Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.
Бананның «аякларын» азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.
Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.
Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.
Гөмбәне целлофан пакетта түгел, кәгазендә саклагыз.
Гемоглобинны күтәрергә ярдәм итә торган продуктлар:
Кишер суы. Атнасына өч-дүрт тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк. Бер стакан сокка якынча 500 грамм кишер туры килә.
Каен яки җир җиләге. Аларны инде, әлбәттә, җыеп алуга ук ашарга кирәк.
Чөгендер. Аны угычта уып ашарга да, согын сыгып эчәргә дә була.
Рационыгызда шулай ук бавыр, сыер ите, карабодай, алма, кура җиләге, гранат булырга тиеш.
Ашыгыч ярдәм
Буыннары авырткан кешеләргә борыч мае булыша. Май ясау өчен ун данә яңа өлгергән кызыл борычны юып, койрыкларын кисеп алабыз да иттарткыч аша чыгарабыз. Якынча бер стакан масса барлыкка килә. Аны бер литрлы банкага бушатып, өстенә ике стакан үсемлек мае салабыз, караңгы урында төнәтәбез. Бер атнадан сөзеп алып суыткычка куябыз. Баштагы вакытта, буыннар сызлаганда, майны авырткан урынга көненә берничә тапкыр сыларга була. Әлеге процедурадан соң оекбаш киеп куябыз. Борычлы май, әлбәттә инде, сылаган урынны кыздыра, аның каравы нәтиҗәсе озак көттерми.
Этикет кагыйдәләре
Әгәр дә сезне кунакка чакырганнар икән, табын артында утырганда сәясәт, дин, сәламәтлек һәм акча турында сөйләшмәгез. «Күлмәгең матур! Ничә сум тора?» дип сорый калсалар, бәясен әйтмәгез, елмаеп, бүләк иттеләр диегез.
12 яшьтән һәр кешегә «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Машина йөртүчегә дә, официантка да «син» дияргә ярамый. Эш урынында, якын танышыгыз булса да, кеше янында сез дип сөйләшегез.
Халат белән пижаманы өйдә иртән ваннага юынырга кергәндә яки кич белән юынып чыккач йокларга әзерләнгәндә генә кияләр. Өйдә, гадәттә, футболка, күлмәк, чалбар, итәк кияләр.
Бала икенче бүлмәдә яши башлагач, аның бүлмә ишеген шакып керә торган булыгыз.
Целлофан һәм бутикларда бирелгән кәгазь пакетларны кибеттән кайтканда гына тота аласыз, аларны сумка урынына тотып йөрү - саранлык билгесе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: