16+

Синабон пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 250 гр сөт, 100 ак май, 2 йомырка, 1 пачка ванилин, 25 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы (кемнәр бик баллы ярата, күбрәк салсагыз да була), чама белән тоз, он, йөзем кирәк.

Синабон пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 250 гр сөт, 100 ак май, 2 йомырка, 1 пачка ванилин, 25 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы (кемнәр бик баллы ярата, күбрәк салсагыз да була), чама белән тоз, он, йөзем кирәк.

Крем өчен: 400 гр куертылган сөт (сгущенка), 2 йомырка, 2 аш кашыгы крахмал, 2 аш кашыгы он, 200 гр ак май
Җылы сөткә чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, берничә кашык он салып куябыз. Кабаргач, ак май, йомырка, ванилин, калган шикәр комын, тоз салып камыр басабыз. Крем өчен куертылган сөт, йомырка, крахмал, онны бергә кушып, ут өстенә куеп куертабыз. Суынгач, ак май өстибез. Камыр кабаргач, басып тагын кабартабыз. Соңыннан камырдан җәем җәеп, крем сылыйбыз, йөзем сибәбез дә рулет итеп төрәбез һәм кисемнәргә кисәбез. Майлы табага тезәбез. Эремчекле сыр белән каймакны кушып, булочкалар өстенә шуны ягып чыгабыз, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә

Фото: knowledge.wharton.upenn.edu

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading