16+

“Шип”лардан колак кагырга мөмкин

Һава температурасы түбәнәя башлагач, явым-төшемнәр тотынганчы дип, кайбер машина йөртүчеләр җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштыра

“Шип”лардан колак кагырга мөмкин

Һава температурасы түбәнәя башлагач, явым-төшемнәр тотынганчы дип, кайбер машина йөртүчеләр җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштыра

Алдан хәстәрен күрү әлбәттә, яхшы. Әмма җылы температура “шип”лы тәгәрмәчләргә зыян китерергә мөмкинлеген онытмаска кирәк.

Кышкы “шип”лы тәгәрмәчләр составында табигый каучук бар. Ул, температура күтәрелгәндә бик нык йомшара. Резин сыгылмалыга әйләнә, шуңа да температура плюс 7-10 градуска җиткәч, ул металлик “тешләр”не тотып тора алмый торган дәрәҗәгә җитә. Экстрен рәвештә туктаганда “шип”лар асфальтка каты ышкыла һәм коелырга да мөмкин.

Шуны да онытмаска кирәк: “шип”лы тәгәрмәчләрнең туктап бетү аралыгы коры һәм җылы асфальтта күпкә озыная. Немец клубларының берсендә үткәрелгән тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, 100 км/сәг тизлек белән барган “шип”лы тәгәрмәчле автомобильнең туктау юлы, җәйге тәгәрмәчнекенә караганда, 44 процентка озынрак булган. Ягъни, шиплы тәгәрмәчләр 16 метрга диярлек ераккарак барачак.

Һава температурасы төшкән саен, туктау юлы да кыскара һәм плюс 4 градуста ул тотрыклана һәм үзгәрешсез кала. 

Өстәвенә, “шип”лы тәгәрмәчләрдә җылы һава шартларында йөргәндә, борылышларда сак булырга кирәк. Чөнки машина шуып йөри төсле тоелачак.

Шуңа да тәгәрмәчләрне алданрак алыштыручыларга гадәти тизлеген сәгатенә 15-20 чакрымга кадәр киметергә киңәш ителә. 

“Шип”лы тәгәрмәчләргә күчкәч ягулык күбрәк тотылачагына да әзер булырга кирәк.
Кызганыч, “шип”ларны җылы һава булганга гына түгел, башка очракларда да югалтырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, тәгәрмәчне сатып алгач башта беренче атналарда актив рәвештә йөрергә кирәк. Бу “шип”ларга урыннарына “кереп утырырга” ярдәм итәчәк. Чөнки заводта аларны автоматик рәвештә урнаштыралар һәм “шип” “оясына” тулысынча кереп утырмаска мөмкин.

“Шип”лы яңа тәгәрмәч куйганнан соң кискен рәвештә кузгалып китәргә һәм кискен генә туктарга да киңәш ителми. Машина йөртүчеләргә тизлекне сәгатенә 100 чакрымнан арттырмаска, туктаганда акрын гына туктарга кирәк. Бигрәк тә тая торган, бозлы юлларда йөргәндә бу кагыйдәләрне үтәү сорала.

Яңа тәгәрмәч куйганнан соң машинада актив йөрү технологик элпәне салдыру һәм химик пычракларны бетерү өчен дә кирәк.

“Шип”ларның трамвай юлларыннан еш йөргәндә, металлик өслекләр аша узганда, канализация люклары аша чыкканда да төшеп калуы бар. Шуңа да андый юлларны урап узу хәерле.
Әгәр дә тәгәрмәчтә басым түбән булса, шулай ук “шип”лардан колак кагырга мөмкин. Чөнки резина формасын югалтып, “дуга” кебеккә әйләнә һәм “шип”ларның беркетелгән урыннары йомшарачак.

Гомумән алганда, “шип”ларны бөтенләй дә югалтмыйча йөреп булмый. Статистика күрсәткәнчә, беренче сезонда аларның якынча 5 проценты югала. Алдагы өч сезон дәвамында алар якынча бер тирәдә була. Вакыт узу белән резина формасын югалта, эластиклыгы бетә һәм металлик “тешләрне” тотып тора алмый башлый. Бишенче сезон азагында “шип”ларның яртысы гына калырга мөмкин. Шуңа да мондый тәгәрмәчләрне 5 сезон гына кулланырга киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading