16+

Скумбриядән шашлык ясыйбыз!

Төрле тәмлеткечләр сыланган һәм маринадланган скумбриядән шашлык әзерләү рецептлары.

Скумбриядән шашлык ясыйбыз!

Төрле тәмлеткечләр сыланган һәм маринадланган скумбриядән шашлык әзерләү рецептлары.

Балык яратучылар һичшиксез канәгать калачак. Игьтибарыгызга ике гади, әмма оригиналь рецепт - скумбриядән шашлык әзерләү ысулларын тәкьдим итәбез.

Ингредиентлар:

 скумбрия - 2.
 лимон, суган- 1, бер аш кашыгы үсемлек мае
тоз, борыч - тәменчә.

Әзерләү ысулы:

Лимонны яхшылап юарга, вак итеп турарга. Суганны чистартырга, шулай ук вак итеп турарга. Чистартылган һәм юылган балыкны, сырты буйлап урталай кисеп алырга. Тозларга, борычларга. лимон һәм суган катнашмасы белән сылап чыгарга.

1 сәгатькә маринадлап калдырырга (никадәр озак торса, шулкадәр яхшырак). Шашлык пешерү өчен махсус рәшәткәне үсемлек мае белән майларга (әзерләү вакытында балык ябышмасын өчен). Тимер рәшәткә өстенә балыкны тезәргә. Ут өстендә әзерләргә.

Икенче ысул өчен кирәк булачак ингредиентлар:

скумбрия - 1.( эрерәге)
лимон согы һәм цедрасы - 1/2 лимон
зәйтүн мае - 1 аш кашыгы
сарымсак - 2 тырнак.
зира (яки кумин) - 1 чәй кашыгы.
кинза - 2-3 сабак.
тоз, кара борыч - тәменчә.

Әзерләү тәртибе:

Сарымсакны сытарга. Кинзаны вак итеп турарга, маринад өчен кирәкле ингредиентлар белән кушарга һәм чәнечке белән бутарга. Балыкны маринад белән сылап, 2 сәгатькә калдырырга.

Рәшәткәгә куяр алдыннан, балыкка май сөртергә һәм мангалда әзерләргә. Әйләндерергә дә онытмагыз.
Табынга бирер алдыннан өстенә лимон согы өстәргә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading